Яшел Үзән

Юллар төзелеше. Авыр булса, булсын...

Быел Кече Шырданга юл ачылганда халык бик сөенде. «Әти-әниләребезнең төшләренә дә кермәде бу юллар», - дип күзләре дә яшьләнде хәтта. Чыннан да, районда юлсызлыктан интегүче авыллар күп иде. Хәзер елдан-ел хәлләр уңай якка үзгәрә. Узып баручы елда гына да сигез урында авылларга илтүче һәм башка билгеләнештәге барлыгы 157 млн 600...

Быел Кече Шырданга юл ачылганда халык бик сөенде. «Әти-әниләребезнең төшләренә дә кермәде бу юллар», - дип күзләре дә яшьләнде хәтта. Чыннан да, районда юлсызлыктан интегүче авыллар күп иде. Хәзер елдан-ел хәлләр уңай якка үзгәрә. Узып баручы елда гына да сигез урында авылларга илтүче һәм башка билгеләнештәге барлыгы 157 млн 600 мең сум күләмендә юл төзелде.

Ивановское, Кече Шырдан, Тау Иле, Мамадыш-Әкил, Красницкий, Түбән Вязовые авыллары халкы быел башкарылган эшләрдән канәгать дип уйлыйм. Ә шулай да эшлисе эшләр шактый. Узган сессиядә яңгыраган саннарга күз салсак: райондагы юлларның 70 проценты грунт. Торак пунктларның яртысына керә торган юллар бөтенләй юк. Шуңа күрә район башкарма комитеты Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгына киләсе елда 440 млн сум күләменә исәпләнгән юл эшләре программасын тәкъдим итте. Киләсе елда Ивановское авылына керә торган юл төзелеше дәвам итәчәк. Түбән Вязовые, Әйшә, Новополька, Олы Карагуҗа, Олы Шырдан, Акъегеттә мәктәп маршрутлары буенча юлларны ремонтлау планлаштырыла. Шулай ук шәһәрдә тимер юл переезды аша күпер төзелә башлый. Эш күләме 500 млн сум таләп итә. Киләсе ел өчен 100 млн сум бүлеп бирелгән дә инде.
Киләсе елда кайсы авылларда юллар салыначак соң? Планнар зурдан. Луговое-Бритвино авыллары арасында 2008 елдан бирле төзелеп бетмәгән юлны салып бетерәсе бар. Олы Шырданга- 4 км, Әрәгә - 4 км, Кече Ачасырга - 3 км, Татар Наратлысына - 1 км, Өтәшкәгә - 4 км, Пановога - 600 м, Чирүчигә - 600 м авылга керү юллары төзелергә мөмкин. Яшел Үзән районы буенча мәктәпләрне оптимизацияләү рамкасында Түбән Урысбага һәм Норлат арасында 8 км дан артык юл салынырга тиеш. 124 млн сум таләп итүче күләмле эш. Болар барысы да әлегә кәгазьгә төшерелгән хыяллар гына. Моның өчен, акча бүлүне сорап, бик күп кабинетлар ишеген шакыйсы, сорыйсы һәм таләп итәсе бар. Әмма район хакимияте халык мәнфәгатен яклау, халыкның көнкүрешен, яшәү сыйфатын яхшырту өчен барысын да эшләргә әзер, шул исәптән юлсызлыкны бетерү өлкәсендә дә.
Гүзәл Минһаҗева

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: