Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Өйрәнүләргә – «яхшы» билгесе

Гражданнар оборонасы төзелүгә 80 ел тулу уңаеннан өйрәнүләр безнең Яшел Үзәндә дә узды. Юбилей кысасында мондый өйрәнүләр бездә генә түгел, бөтен Россия шәһәрләрендә оештырылган иде. Әлфия ЗЫЯКАЕВА Бу чараның I этабында Яшел Үзән муниципаль районында гадәттән тыш хәлне хәбәр итүне оештыру, җитәкчелек составын җыю һәм хәбәр итү кебек бик мөһим...


Гражданнар оборонасы төзелүгә 80 ел тулу уңаеннан өйрәнүләр безнең Яшел Үзәндә дә узды. Юбилей кысасында мондый өйрәнүләр бездә генә түгел, бөтен Россия шәһәрләрендә оештырылган иде.

Әлфия ЗЫЯКАЕВА

Бу чараның I этабында Яшел Үзән муниципаль районында гадәттән тыш хәлне хәбәр итүне оештыру, җитәкчелек составын җыю һәм хәбәр итү кебек бик мөһим мәсьәләләр каралды. Өйрәнүләрнең II этабында гражданнар оборонасы буенча беренче чираттагы чаралар үтәлеше тикшерелде.
Өйрәнүләрдә комплекслы күрсәтмә чыгышлар да, эвакуация пунктларының эше дә чагылыш тапты.
Аннан соң шушы өйрәнүләргә җәлеп ителгән гражданнар оборонасы хезмәтләре, штаттан тыш авария-коткару оешмалары, техника һәм табель мөлкәте Горький исемендәге мәдәният сарае янындагы мәйданда строевой смотрга җыелды. Смотрга җыелучыларның әзерлек дәрәҗәсе белән район башлыгы, Яшел Үзән гражданнар оборонасы җитәкчесе Сергей Батин карап һәм танышып чыкты. Бу тантанада шулай ук гражданнар оборонасы эшендә актив булган хезмәткәрләр, предприятие, оешма һәм учреждение җитәкчеләренә бәйрәм котлаулары җиткерелде, ТР МЧС министрлыгының һәм муниципаль район башлыгының Рәхмәт хатлары, Мактау кәгазьләре һәм дипломнар бирелде.
Өйрәнүләрдә 235 кеше һәм 32 берәмлек техника катнашты. Бу чарада катнашу өчен район предприятиеләре, оешма һәм учреждениеләрендә 1939 кеше кергән штаттан тыш 148 авария-коткару оешмасы төзелде.
Яшел Үзән муниципаль районында гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм аларны юкка чыгару, гражданнар оборонасы системасы звеноларын эшчәнлеге «яхшы» билгесе белән бәяләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев