Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Йортлар төзелсә, кадрларга кытлык булмас

Уңышлы эшләп килүче Горький исемендәге заводны республикага визит белән килгән хөкүмәт вәкилләре дә хәзер якын итә. Сәбәбе дә бар: соңгы елларда ул җитештерүчәнлеген арттыра. Заказлар арткан саен, анда эшләргә һөнәр ияләре дә кирәк. Бу яктан да предприятиедә уңай үзгәрешләр күз алдында. Россия Федерациясе Хөкүмәте Хәрби-сәнәгать комиссиясенең оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләренең кадрлар...


Уңышлы эшләп килүче Горький исемендәге заводны республикага визит белән килгән хөкүмәт вәкилләре дә хәзер якын итә. Сәбәбе дә бар: соңгы елларда ул җитештерүчәнлеген арттыра. Заказлар арткан саен, анда эшләргә һөнәр ияләре дә кирәк. Бу яктан да предприятиедә уңай үзгәрешләр күз алдында.

Россия Федерациясе Хөкүмәте Хәрби-сәнәгать комиссиясенең оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләренең кадрлар потенциалын үстерү буенча планлы күчмә утырышы кысасында РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Рогозинның безгә килүе юкка түгел. Составына РФ һәм ТР хөкүмәте, министрлыклар вәкилләре кергән делегацияне ТР Премьер-министры Илдар Халиков җитәкләде.
Мәртәбәле кунаклар визитны «Кызыл металлист» торак комплексы кысасында Фрунзе урамында төзеләчәк беренче торак йорт нигезенә истәлекле капсула салудан башлады. Муниципаль район башлыгы Александр Тыгин бу вакыйганың завод, район һәм республика өчен дә истәлекле вакыйга булуын билгеләде. Дмитрий Рогозин исә предприятиенең киләчәккә исәп тотып яшәвен ассызыклап:
-Шушы катлаулы заманда ил оборонасын ныгытуга өлеш керткәнегез өчен рәхмәтебез зур, - диде. - Ә инде заводта эшләүче хезмәткәрләрегезнең тормыш дәрәҗәсен кайгыртып, яңа йортлар төзү икеләтә сөендерә. Болар, һичшиксез, кадрлар потенциалын уңай хәл итәргә булышачак. Ышанычны аклыйсыз, заказларны вакытында үтисез, шулай булгач, сез яңа фатирларга лаеклы.
Илдар Халиков предприятиенең җитештерүчәнлеген ике тапкыр арттыруын билгеләде һәм бу хезмәткәрләргә яңа фатирлар төзергә дә мөмкинлек тудыра, диде. Ул Дмитрий Рогозинга республика сәнәгатенә бирелгән оборона заказлары өчен рәхмәтен җиткерде. Горький исемендәге заводның генераль директоры Ринат Мистахов предприятиенең үз алдына куйган бурычын, һичшиксез, үтәячәген, шул ук вакытта федерациянең һәм республиканың заводка бөтен яклап булышып торуын белдерде: «Быел без 20 елдан соң беренче торак йорт төзеп, 120 гаиләне фатирлы иттек инде. Алда да планнарыбыз зурдан. Йортларыбыз төзелсә, кадрларга кытлык булмас».
Завод хәзер 1840 фатирлы 13 торак йорт төзүне күздә тота. Беренчесен 2016 елда файдалануга тапшырырга җыеналар. «Кызыл металлист» комплексы 2020 елга кадәр төзелеп бетәчәк.
Делегация заводның төзекләндерелгән уку үзәгендә булып, анда башлангыч һәм урта белем бирү учреждениеләренең, А.Н.Туполев исемендәге КАИ КНИТУ кафедрасы әзерләгән күргәзмә экспозицияләре, техник түгәрәкләрдә тәрбияләнүчеләрнең эшләре белән танышты. Заводның гаилә, мәктәп, көллият, техникум, вуз һәм производствоны бер эзгә салып, төп бурыч - белемле белгечләр әзерләүгә игътибар бирүе хөкүмәт комиссиясендә кызыксыну уятты.
Завод цехларында РФ вице-премьеры Дмитрий Рогозинга предприятиенең техник кораллану планын, модернизацияләнгән урыннарны, Яшел Үзән проект-конструкторлык бюросы эшләгән кораб һәм судно проектларын да күрсәттеләр.
Әлфия ЗЫЯКАЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев