Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Йортлар кварталлары белән сүтеләчәк

Быел Яшел Үзәндә елгың иң мөһим вакыйгасы хәрабә йортлар сүтелә башлау булачак, мөгаен. Россия Федерациясе сүздән эшкә күчте: хәрабә йортларны сүтү программасы өчен акча алынды. Эш күләме шулкадәр зур: безнең мунициталитет республика күрсәткеченең өчтән берен тәшкил итә. Бу өч мең гаилә яши торган 120 000 квадрат метр дигән сүз. 2017...

Быел Яшел Үзәндә елгың иң мөһим вакыйгасы хәрабә йортлар сүтелә башлау булачак, мөгаен. Россия Федерациясе сүздән эшкә күчте: хәрабә йортларны сүтү программасы өчен акча алынды. Эш күләме шулкадәр зур: безнең мунициталитет республика күрсәткеченең өчтән берен тәшкил итә. Бу өч мең гаилә яши торган 120 000 квадрат метр дигән сүз.

2017 елга кадәр сузылачак программаны тормышка ашырганда Яшел Үзән районы нәрсәгә ирешергә тели соң?

- Авария хәлендәге йортларны кварталлап сүтәргә. Республика исә йортларны аерым-аерым сүтүне тәкъдим итә, ягъни шәһәрнең төрле нокталарында. Хәрабә хәлендәге йортларда яшәүчеләр моның белән килешми. Аларның үзләре яшәгән урыннан күчәселәре килми. Икенчедән, коммуникацияләрне аерым-аерым үткәрү дә чыгымлы. Башта Украинская-Паратская урамнарындагы йортлар сүтеләчәк. Әлегә сүтү программасына республика кул куймады, - дип, бик күпләрне борчыган сорауга ачыклык кертте район башлыгы Александр Тыгин узган ел журналистлар белән булган соңгы очрашуында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев