Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Йогышлы авыруларга каршы төп корал – прививка

Һава температурасы кискен төстә үзгәрә башлауга салкын тиюләр, вируслы инфекцияләр тарала башлый. Йогышлы авырулар арасында нигездә грипп һәм ОРВИ (кискен респиратор вирус инфекциясе) өстенлек ала. Һәр елны октябрь аенда гриппка каршы вакцинация уздырыла. Халыкны иммунизацияләү вирус инфекциясеннән һәм аның уңайсыз нәтиҗәләреннән сизелерлек сакланырга мөмкинлек бирә. Грипптан саклану һәм районда йогышлы...


Һава температурасы кискен төстә үзгәрә башлауга салкын тиюләр, вируслы инфекцияләр тарала башлый. Йогышлы авырулар арасында нигездә грипп һәм ОРВИ (кискен респиратор вирус инфекциясе) өстенлек ала.


Һәр елны октябрь аенда гриппка каршы вакцинация уздырыла. Халыкны иммунизацияләү вирус инфекциясеннән һәм аның уңайсыз нәтиҗәләреннән сизелерлек сакланырга мөмкинлек бирә. Грипптан саклану һәм районда йогышлы авырулар торышы турында Яшел Үзән муниципаль район предприятие, оешма һәм учреждение җитәкчеләре белән булган дүшәмбе киңәшмәсендә үзәк район дәваханәсенең баш табибы Илгиз Һидиятов сөйләде.
Районга гриппка каршы вакцина октябрь уртасында 40 мең дозада кайтарылачак. Оешмалар җитәкчеләренә хезмәткәрләрен гриппка каршы иммунизацияләү турында алдан кайгыртулары кирәк һәм моны баш табиб ассызыклый. Бигрәк тә мәктәп укучыларын, балалар һәм медицина учреждениеләре хезмәткәрләрен иммунизацияләү мөһим. Шуңа да инде бу контингент ел саен өстенлекле рәвештә 100 процент дәрәҗәсендә прививкалана. Болардан тыш, район үзәк дәваханәсендә килешү нигезендә чит илдә җитештерелгән вакцинаны ясату мөмкинлеге дә бар.
Агымдагы елның 8 аенда 16800 йогышлы һәм паразитар авыру очрагы теркәлгән. 2011 елның шул чорында ул сан 24667гә җиткән. Грипп һәм ОРВИны исәпләмәгәндә, Яшел Үзән районында йогышлы авырулар белән авыру очраклары ТР күрсәткеченнән 18,8 процентка кимрәк.
Баш табиб билгеләвенчә, соңгы елларда туберкулез буенча эпидемиологик хәл тотрыкланган. 2011 елда туберкулез буенча 79 очрак теркәлеп, бу республика күрсәткеченнән 1,4 процентка кимрәк. Агымдагы елның 8 аенда - 54 очрак (2011 елда - 57).
Кызганычка, ВИЧ-инфекция буенча хәл киеренке булып калуын дәвам итә. Авыручылар арасында яшьләр өстенлек ала. 2000 елдан алып бу инфекция белән 384 кеше теркәлгән. Җенси юл белән күчә торган йогышлы авырулар саны быел 22 булып, 2011 ел белән чагыштырганда кимегән. Былтыр ул 38 булган.
Соңгы елларда полиомиелит, столбняк, дифтерия, кызамык, эпидемик паротит очраклары бөтенләй булмаган. Йогышлы авыруларга каршы иң яхшы чара - халыкны иммунизацияләү. Быел күпкомпонентлы чит ил прививкалары да ясый башлаганнар. Ягъни бер вакцина ясатып, берничә авыруга каршы торучанлык булдырыла. Аны шактый кеше ясаткан инде. Яшел Үзәнгә хәтта Казаннан килеп прививка ясатучылар да бар икән. Чөнки аның бәясе Яшел Үзәндә сизелерлек арзанрак. Прививка ясатучыларда реакция булган очраклар әлегә күзәтелмәгән.
Әлфия зыякаева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев