Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Җәйне көткәндә

Ниһаять, салкын кыш узып китте, ә хәзер барыбыз да түземсезлек белән җәй җитүен көтәбез. Урамда яз хакимлек итә, кар эри, гөрләвекләр ага, кар астыннан чүп-чар калка. Шуңа ярашлы рәвештә кышкы чорга нәтиҗә ясарга, быелгы җитешсезлекләр кабатланмасын өчен алдан чарасын күрергә кирәк. Җәй җәй инде ул, сизелмичә үтәр дә китәр, ә...

Ниһаять, салкын кыш узып китте, ә хәзер барыбыз да түземсезлек белән җәй җитүен көтәбез. Урамда яз хакимлек итә, кар эри, гөрләвекләр ага, кар астыннан чүп-чар калка. Шуңа ярашлы рәвештә кышкы чорга нәтиҗә ясарга, быелгы җитешсезлекләр кабатланмасын өчен алдан чарасын күрергә кирәк. Җәй җәй инде ул, сизелмичә үтәр дә китәр, ә менә кышка чананы алдан әзерләргә кирәк.

Әлфия ЗЫЯКАЕВА

Яшел Үзәндә быел ноябрьдән алып мартка кадәр 260мм калынлыгында кар яуганлыгы билгеле (норма - 194 мм). Ә узган елның шул чорында ул 349 мм га җиткән. Яшел Үзән шәһәре территориясеннән барлыгы 161800 кубометр кар Молодежная урамындагы АЗС янындагы кар базасына һәм Успенкадагы көнкүреш калдыклары полигонына илтеп түгелгән.
Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Игорь Штин сүзләренә караганда, кышкы чорда территорияне кардан механикалаштырылган юл белән чистартуга җирле бюджеттан 17 миллион сумга якын акча бүлеп бирелгән. Ул тулысынча файдаланылган. 28 берәмлек техника эшләп, 2 берәмлек өстәмә рәвештә Казаннан китерелгән. Быелгы кышка әзерлек алдан ук башланып, моның өчен махсус техника сатып алынган, урамнарны чистарту графигы төзелгән. Нәтиҗәдә шәһәрдә 385589 квадрат метр юл, шәхси секторда - 317688 квадрат метр, болардан тыш тыкрык-тротуарларда юллар кардан чистартылган.
Кар эреп беткәч, шәһәр юлларын норматив хәлгә китерергә кирәк булачак. И.Штин аңлатуынча, хәзер ремонтланырга тиешле юллар исемлегенә ачыклык кертелә. Бу максаттан шәһәр бюджетыннан
5 млн. сум акча бүленеп бирелә. Кар эреп бетү белән юллар аз-маз кипсә, ремонтчылар тишек-тошыкларны ямарга тотыначак.
Шәһәр эчендә һәм шәхси секторда яңгыр сулары каналларын ачу эшләре дәвам итә. Аны февральдән үк башлап җибәргән булганнар. Шәһәр территориясен санитар чистарту ике айлыгына зур өметләр баглана. Аның барышында кыш буе җыелган чүп-чар гына җыештырылып калмаячак, ә газоннарда үсентеләр, яшеллек тә пәйда булачак. Шәһәр күзгә күренеп икенче төсмер алачак. Шуның белән җәйне каршы алу икеләтә күңелле булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев