Яшел Үзән

Җылылык көтәбез, ә бурыч җыелган

Менә алтын көзнең дә бер ае узып бара. Фатирларыбызда җылы түгел. Быел сентябрь соңгы елларга караганда салкынчарак һәм яңгырлы булуы белән аерылып торды, шуңа күрә күбебез җылыга туймый, җылы бирмәделәрме икән дип, көн саен, кулыбыз үзеннән-үзе батареяга үрелә. Ә җылы бирүчеләр өч көн рәттән урамда 8 градус җылылык торганны көтә....

Менә алтын көзнең дә бер ае узып бара. Фатирларыбызда җылы түгел. Быел сентябрь соңгы елларга караганда салкынчарак һәм яңгырлы булуы белән аерылып торды, шуңа күрә күбебез җылыга туймый, җылы бирмәделәрме икән дип, көн саен, кулыбыз үзеннән-үзе батареяга үрелә. Ә җылы бирүчеләр өч көн рәттән урамда 8 градус җылылык торганны көтә.
- Муниципаль районда объектлар ягу чорына әзер, - дип сөйли «Торак-коммуналь хуҗалыгы департаменты» җитәкчесе Олег Анисимов. - Без соцкультбыт өлкәсендәге объектларга вакытыннан алдарак җылы бирүне сорап РСОга мөрәҗәгать иттек. Балалар һәм сәламәтлек саклау учреждениеләренең күбесенә ул узган атнада ук бирелде. Хәзер башкаларына да бирелер дип торабыз. Шул ук вакытта «Ласточка» балалар бакчасы җылы бирүгә әлегә әзер түгел. Якын көннәрдә анда эшләр төгәлләнер дип өметләнәбез.
О.Анисимов тышкы җылылык челтәрен әзерләүдәге җитешсезлекләрне атады. Мәсәлән, Осиновода, шәһәрнең Тургенев урамының 15нче һәм 4нче, Комсомольская урамының 3нче һәм 6нчы, Тукай урамының 22нче йортларының тышкы инженерлык челтәре. Бу эшләрне Яшел Үзән ПТСы башкарырга тиеш. «Идел» шифаханәсендә җылылык челтәрендә ремонт эшләренең озак алып барылуы сәбәпле, 1 октябрьгә планлаштырылган заездның тоткарлануы бар. Ә инде күп катлы йортларга (1012 йорт, 166 соцкультбыт объекты, 47 котельный, 114,6 чакрым җылылык челтәре) җылы бирү-бирмәү әлеге дә баягы һава торышына бәйле булачак. «14 градус җылылыкта җылы бирсәк, безне яшәүчеләр аңламаслар, - диде бу уңайдан район башлыгы Александр Тыгин дүшәмбе киңәшмәсендә. - Чөнки яз көне артыгын ягасыз, түзәр хәлебез юк, дип дәгъва белдереп шалтыратучылар күп булды». Ягу чорына керәбез, әмма яшәүчеләрнең җылылык өчен түләүләрдә бурычлары миллионлаган суммада җыелган. Аны сентябрьдә каплау бурычы куелган.
Әлфия ЗЫЯКАЕВА

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: