Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Йөгерү юлында

Инде хәбәр иткәнебезчә, 22 сентябрьдә күптәннән урнашкан матур традиция буенча Россиядә «Милләт кроссы-2012» йөгерү көне үткәрелә. Татарстанда бу спорт бәйрәме «Татарстан кроссы-2012» исеме астында ярыш рәвешендә узачак. Бүтән еллардан аермалы буларак, быел бу чараны Яшел Үзәндә бер урында - «Маяк» спорт комплексы базасында үткәрү турында карар кабул ителде. Мирныйда яшәүче...


Инде хәбәр иткәнебезчә, 22 сентябрьдә күптәннән урнашкан матур традиция буенча Россиядә «Милләт кроссы-2012» йөгерү көне үткәрелә. Татарстанда бу спорт бәйрәме «Татарстан кроссы-2012» исеме астында ярыш рәвешендә узачак.

Бүтән еллардан аермалы буларак, быел бу чараны Яшел Үзәндә бер урында - «Маяк» спорт комплексы базасында үткәрү турында карар кабул ителде. Мирныйда яшәүче спортчыларны 3 автобус автовокзал яныннан иртән 9.40 - 9.50дә «Маяк»ка алып китә һәм соңыннан 12.50 - 13.00дә кире кайтарып куя.
Спортчыларны «Маяк» спорт комплексы фойесында иртәнге 9да терки башлыйлар. Ярышлар тантаналы рәвештә иртәнге 10.30да башлана. 11дә спортчылар йөгерә башлый.
«Татарстан кроссы» йөгерергә яратучыларга исәпләнгән, шуңа күрә анда төрле яшьтәгеләр - өлкәннәр дә, балалар да катнаша ала. Яшькә карап, 300, 500, 1000, 2000 метрга йөгерергә мөмкин.
12.30да катнашучыларны һәм җиңүчеләрне бүләклиләр. Ярышларда актив катнашкан предприятие һәм оешмалар дүшәмбе киңәшмәсендә бүләкләнәчәк.
Ярыш вакытында балалар атта йөри ала, шәһәр һәм районның үзешчән сәнгать коллективлары чыгыш ясый. Ярышларда катнашучылар кайнар ризык белән сыйлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев