Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Җәйге юл балалар өчен куркыныч

Җәйге чорда юлларда балалар катнашындагы фаҗигаләр еш чыга. Республикада шушы җәйнең соңгы ике аенда гына да 8 баланың гомере юлда өзелгән. Республикадагы юллар фаҗигасенә бәйле рәвештә безнең районда да кисәтү чаралары уздыру максатыннан чыгып, Яшел Үзән ЮХИДИ җитәкчесе Рәүф Галиев журналистлар белән очрашты. Ул сүзен соңгы вакыйгаларга аңлатма бирүдән башлады:...


Җәйге чорда юлларда балалар катнашындагы фаҗигаләр еш чыга. Республикада шушы җәйнең соңгы ике аенда гына да 8 баланың гомере юлда өзелгән. Республикадагы юллар фаҗигасенә бәйле рәвештә безнең районда да кисәтү чаралары уздыру максатыннан чыгып, Яшел Үзән ЮХИДИ җитәкчесе Рәүф Галиев журналистлар белән очрашты.


Ул сүзен соңгы вакыйгаларга аңлатма бирүдән башлады:
- 27 июльдә кичке сигезләр тирәсендә Әлмәт районындагы Чулпай - Лениногорск юлы чатында безнең илдә җитештерелгән җиңел автомобиль йөртүче төп юлдан килгән иномаркага өстенлек бирмәгән. Нәтиҗәдә, ДТП чыгып, дүрт кеше төрле дәрәҗәдәге авыр җәрәхәтләр алган. Шуларның берсе бер яшьлек бала булган. Икенчесе - 5 яшьлеге - алган җәрәхәтләреннән шул урында ук җан-тәслим кылган. Балалар адаптерлар белән эләктереп куелган булган. Икенче көнне, 28 июльдә, иртәнге бишләр тирәсендә Яр Чаллы - Зәй юлында моңа кадәр исерек килеш машина йөрткән өчен хокукыннан мәхрүм ителгән безнең илдә җитештерелгән машина йөртүче, тиешле юл тизлеге сайлый алмаудан, юлдан килүче җәяүлене бәрдергән һәм машинасы белән юл кырыена төшеп капланган. Кызганычка, автомобильдә утыручыларның берсе дә каеш белән эләктерелмәгән булган. Нәтиҗәдә автомобиль йөртүче үзе, 15,16, һәм 17 яшьлек өч пассажиры фаҗига урынында ук алган җәрәхәтләреннән үлгән. Шуны да әйтергә кирәк, автомобиль хуҗасы моңа кадәр машина йөртү хокукыннан ике тапкыр мәхрүм ителгән булган. Шул ук көнне иртәнге сигезләрдә Арча - Теләче юлында җиңел автомобиль йөртүче юл тизлеген арттырып, каршыдан килүче «К-700» тракторына тагылган культиватор белән бәрелешкән. Бу бәрелешү дә бик фаҗигале тәмамланган: 16 яшьлек ике пассажирның шул урында ук гомере өзелгән. Әгәр дә пассажирларга иминлек каешы кидертелгән булса, бу фаҗигане булдырмый да калып булыр иде.
Рәүф Галиев билгеләвенчә, урып-җыю чорында юлларда зур авыл хуҗалыгы техникасы йөрергә мөмкин. Гадәттә алар каршы юнәлеш юлын да алып торалар. Агымдагы елда гына да шундый техника катнашында чыккан ДТПларда 7 кешенең гомере өзелгән инде. Шуңа күрә бик сак булырга кирәк.
- Без, югарыда аталган фаҗигаләрне чыгармас өчен, барысын да эшләргә тиеш, - дип кисәтә ЮХИДИ җитәкчесе. - Хәзер балалар җәйге яллардан кайта башлады. Шул сәбәпле, юлда йөргәндә 12 яшькә кадәрге балаларны махсус креслога утыртырга, ә олыракларына каеш кидертергә кирәк. Балаларны караучысыз калдырмагыз! Юлларда тизлек режимын саклагыз, балаларның юлга кинәт килеп чыгу ихтималын исегездән чыгармагыз!
Яшел Үзән районындагы юллардагы аварияләр торышы белән дә кызыксындык. Агымдагы елның 7 аенда 93 ДТП чыгып, аларда 16 кешенең гомере өзелгән һәм 126сы җәрәхәтләнгән. Чагыштырып карасаң, 2012 елда 105 ДТП чыгып, 20 кеше үлгән, 133е җәрәхәтләнгән. Шулай итеп, ДТПлар - 12 очракка, юл корбаннары саны - 4 кешегә, җәрәхәтләнүчеләр 7гә кимегән. Быел безнең юлларда балалар үлеменә китергән очраклар булмаса да, җәрәхәтләнүчеләр җитәрлек. Әйтик, 2012 елда 14 бала ДТПда җәрәхәтләнсә, быел ул 12 булган. Бу шулай ук тынычланырга мөмкинлек бирми.
ЮХИДИ җитәкчесе безнең районда автомобильләрнең ел саен 1300гә артып торуын билгеләп, машина йөртүчеләргә генә түгел, ә җәяүлеләргә дә юлларда икеләтә игътибарлы булырга, бигрәк тә балаларны сакларга кирәклеген кисәтә. Скутерларга бәйле фаҗигаләрнең күбәюе, шулай ук аны сатып алырга кирәкме икән дигән сорауны тудыра. Ә ЮХИДИ хезмәткәрләренең җавабы бер: алмаска!
Әлфия ЗЫЯКАЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X