Яшел Үзән

Җәйге вирустан чисталык коткарыр

Энтеровирус инфекциясе (ЭВИ) гадәттәгечә августтан октябрьгә кадәр көтелсә дә, быел ул көннәрнең аномаль эссе торуы сәбәпле, фаразлауларны артка чигереп, җәй башында ук үзен сиздерә башлады. Медиклар аны «пычрак куллар» авыруы дип атый. Аның беренче очрагы Ростов-на-Дону һәм Мәскәүдә теркәлгән. Бәхеткә, Татарстанга кадәр ул килеп җитмәгән. 71нче типтагы энтеровирус соңгы 5...

Энтеровирус инфекциясе (ЭВИ) гадәттәгечә августтан октябрьгә кадәр көтелсә дә, быел ул көннәрнең аномаль эссе торуы сәбәпле, фаразлауларны артка чигереп, җәй башында ук үзен сиздерә башлады. Медиклар аны «пычрак куллар» авыруы дип атый. Аның беренче очрагы Ростов-на-Дону һәм Мәскәүдә теркәлгән.
Бәхеткә, Татарстанга кадәр ул килеп җитмәгән. 71нче типтагы энтеровирус соңгы 5 елда Көньяк-Көнчыгыш Азия территориясендә киң таралган авыруларның берсе. 2007 елда, мәсәлән, Кытайда 83344 ЭВИ очрагы теркәлгән булган. Шуларның 17се үлгән. 2008 елда 61459 булып, 41 очрак шулай ук үлем белән тәмамланган. Бигрәк тә аны 10 яшькә кадәрге балалар авыр кичергән. Шунысы да билгеле, балалар учреждениеләренә йөрүчеләр күбрәк авырган. ТРдагы санэпидемиология үзәгенең Яшел Үзән филиалында бүлек мөдире Нина Лежнина белдерүенчә, Татарстанда да һәм безнең Яшел Үзәндә дә авыру очраклары теркәлмәгән.
- ЭВИның сезонлы авыру булуын истә тотып, алдан ук саклану чарасы күрергә кирәк, - дип кисәтә Н.Лежнина. - Энтеровирус тышкы тирәлектә, әйтик уенчыкларда, сөлгедә, ишек тоткасында, ачык сулыкларда, бассейннарда, ашамлыкларда озак яши алса да, җылытканда, кайнатканда, хлорлы препаратлар кулланганда, ультрафиолет нурланышы астында тиз үлә.
Инфекция чыганагы булып авыру кеше яисә вирус йөртүче тора. Яшерен чоры 1 көннән 10 көнгә кадәр җитәргә мөмкин. Аңа күбрәк балалар бирешә.
ЭВИ ачык сулыкларда су коенганда, юылмаган яшелчә, җиләк-җимешне ашаганда, пычрак куллар яисә гигиена әйберләре аша йогарга мөмкин.
Бу йогышлы авыру төрле орган һәм системаларны зарарлап, сероз менингиты, геморрагик конъюктивит, кискен паралич һәм респиратор синдром формасында булырга мөмкин. Клиник яктан төрле булса да, баштагы билгеләре охшаш: тән температурасы кискен күтәрелә, лимфатик бизләр, бавыр һәм талак шешәргә мөмкин, тамак кызара, гомуми интоксикация билгеләре сизелә. Нерв системасының бозылуы авыр клиник форма булып санала: авыру кешенең башы нык авырта, косасы килә, косарга мөмкин, аңында тайпылышлар була, көзән җыера башлый.
- Авыруга бирешмәс өчен чисталык сакларга, шәхси гигиенага игътибарлы булырга кирәк, - дип кисәтә Яшел Үзән район үзәк дәваханәсе фельдшеры Ирина Лаптева. - Әйтик, ашар алдыннан, урамнан кергәч, бәдрәфтән чыккач, кулларны әйбәтләп юарга, ютәлләгәндә һәм йөткергәндә авызны бер тапкыр кулланыла торган кулъяулык белән каплап, аннан соң аны ташларга, суны кайнатып эчәргә, яшелчә һәм җиләк-җимешне башта щетка белән ныклап юып, аннан соң кайнар су белән чайкарга, санкцияләнгән урыннарда гына су коенырга киңәш ителә. Өй-фатирларны, бүлмәләрне көн саен юып-җилләтеп тору зарур. Ашамлыкларны урамнан түгел, санкцияләнгән урыннардан гына сатып алырга кирәк.
Инфекциядән бигрәк тә балаларны сакларга кирәк. Чөнки ул аның сизгер организмына нык зыян салырга мөмкин.
Әлфия ЗЫЯКАЕВА

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: