Яшел Үзән

«Өйдә кем хуҗа?»

Законсыз акча эшләп табуның мең дә бер юлы бар, диләр. Чит-ят кешене фатирга кертү һәм яшәгән өчен акча каерып алу - шуның бер юлы. Ике-өч бүлмәле фатирда ялгызы гына яшәп ятучы әби-апалар да, бер-ике фатиры булган байлар да, акча эшләп алу нияте белән, читләрне фатирга кертә хәзер. Шул ук вакытта...

Законсыз акча эшләп табуның мең дә бер юлы бар, диләр. Чит-ят кешене фатирга кертү һәм яшәгән өчен акча каерып алу - шуның бер юлы.
Ике-өч бүлмәле фатирда ялгызы гына яшәп ятучы әби-апалар да, бер-ике фатиры булган байлар да, акча эшләп алу нияте белән, читләрне фатирга кертә хәзер. Шул ук вакытта алар, квартиранттан акча алып һәм кесә калынайтып, бюджетка сукыр тиен салым да түләми. Мондый законсызлыкка юл чикләнер кебек, ниһаять.
Фатирын арендага биреп, салым түләүдән баш тартучыларны ачыклау өчен, муниципаль районда башкарма комитет җитәкчесе күрсәтмәсе нигезендә эшче төркем төзелгән һәм аның составына салым инспекциясе, эчке эшләр идарәсе, миграция хезмәте, суд приставлары, ЖКХ департаменты, идарә итүче компанияләр, Яшел Үзән районындагы җирлекләрнең башкарма комитетлары хезмәткәрләре керә. Әлеге эшче төркем узган атнада районның Осиново бистәсендә берничә шундый фатирда булган. Тикшерү алдыннан арендага бирелгән фатирлар турында авыл җирлеге, ЖКХ хезмәткәрләре белән берлектә шактый гына информация тупланган. Салым түләмәүчеләрне ачыклау максатыннан үткәрелгән бу рейдта торак йортларның җаваплы кешеләре дә (старший по дому) читтә калмаган, чөнки йорта яшәүче халык турында аларда шактый тулы мәгълүмат бар.
Эшче төркем, фатир хуҗалары белән дә, квартирантлар белән дә очрашып сөйләшеп, салым түләү кирәклеген һәм аның шартларын аңлаткан, кайсыбер квартирантлар белән беркетмә төзегән, өйдә туры килмәгән квартир хуҗаларының телефон номерын ачыклаган. Әйтик, Осиновода фатирны арендага биргән квартир хуҗасы елына якынча 84-100 мең сум чамасы акча ала һәм ул шуннан, салым түләү турындагы гамәлдәге законнарга ярашлы рәвештә, 13 процентны дәүләткә салым формасында бирергә, ягъни НДФЛ түләргә тиеш. НДФЛ - физик затлар кеременнән түләнә торган салым. 2012 елда районга кергән салымның 65,5 проценты - НДФЛ. Тере акчага күчереп исәпләгәндә, 1345 миллион сумның 881 миллион сумы - НДФЛ өлеше. НДФЛ күбрәк түләнгән саен җирле бюджетка акча керүе дә арта.
- «Өйдә кем хуҗа?» акциясендә шәһәр һәм районның яшәешенә, аның киләчәгенә битараф булмаган һәркем катнаша ала, - дип сөйли муниципаль район башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Сергей Егоров. - Фатирны арендага бирү турындагы информациягез булса, бу хакта салым хезмәтенең «кайнар линия» телефонына хәбәр итә аласыз. Телефон номеры - 20007.
Әлифел ТАРАЗОВА

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: