Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Язны ташусыз һәм су басуларсыз каршылыйк

Язгы яшәрүне бик көтсәк тә, әлегә ул ашыкмый. Ишеп кары ява, буранлап та күрсәтә. Кыскасы, кыш җиңел генә китәргә җыенмый. Менә шушы карлар эрегәндә сыналмасак ярый да инде. Саклансак, безгә бернинди куркыныч янамас. Табигать ул үзе алданмас, ә менә безне сынамый калмас. Язгы ташуга әзерлек районның гадәттән тыш комиссиясе утырышында...

Язгы яшәрүне бик көтсәк тә, әлегә ул ашыкмый. Ишеп кары ява, буранлап та күрсәтә. Кыскасы, кыш җиңел генә китәргә җыенмый. Менә шушы карлар эрегәндә сыналмасак ярый да инде. Саклансак, безгә бернинди куркыныч янамас. Табигать ул үзе алданмас, ә менә безне сынамый калмас. Язгы ташуга әзерлек районның гадәттән тыш комиссиясе утырышында каралды.
Районда язгы ташу чорында Гөбенә, Зөя, Идел елгалары буенда урнашкан торак пунктларны су басу куркынычы бар. Җитәкчеләргә, хезмәтләргә, халыкның үзенә алдан чарасын күрергә кирәк булачак. Комиссия утырышын алып барган район башкарма комитеты җитәкчесе Александр Тыгин куркыныч янаган зоналарны аеруча нык контрольдә тотарга, халыкны эвакуацияләрлек урыннар әзерләргә кирәклеген белдерде. Васильевода су суырту насосларын ашыгыч рәвештә алмаштырырга кушылды. Шәһәрдә дә хәзер бөтен канализация торбалары, ливневкалар чистартыла. А.Тыгин язны ташуларсыз һәм су басуларсыз каршылыйк диде. Гадәттән тыш хәлләр килеп чыкканда кәрәзле телефоннан 010 яисә 012 номерын җыярга, яисә берләштерелгән диспетчерлык хезмәтенә 5-92-03 телефоны аша шалтыратырга кирәк. Муниципаль районда коткаручылар хезмәтен Яшел Үзән янгын сагы гарнизоны башкарып, алар бөтен гадәттән тыш хәлгә дә каршы торырлык.
Әлфия ЗЫЯКАЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев