Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Язлар белән «Яшел Үзән» дә яшәрә

Шөкер, салкын кышларны уздырып, ягымлы язга җиттек, кояшлы җәйгә дә күп калмады. Исән кешегә тормыш үзенең бөтен төсмерләрен тоеп яшәргә мөмкинлекләр бирә. Гүзәл Минһаҗева Яз көне барлык дөнья яшәргән, сафланган кебек, «Яшел Үзән» дә яз көне талпынып ала: яңа рубрикалар уйлап таба, яңа темалар пәйдә була, укучылар белән эшләүнең дә...

Шөкер, салкын кышларны уздырып, ягымлы язга җиттек, кояшлы җәйгә дә күп калмады. Исән кешегә тормыш үзенең бөтен төсмерләрен тоеп яшәргә мөмкинлекләр бирә.

Гүзәл Минһаҗева

Яз көне барлык дөнья яшәргән, сафланган кебек, «Яшел Үзән» дә яз көне талпынып ала: яңа рубрикалар уйлап таба, яңа темалар пәйдә була, укучылар белән эшләүнең дә яңа ысуллары барлыкка килә. Кыскасы, тормыш белән «Яшел Үзән» дә яңара.
Сездән алынган хатларга караганда, хөрмәтле укучыларыбыз, бик күпләр безнең газетага өстенлек бирә. «Газетаны кызыклы, файдалы итеп чыгаруда сезнең хезмәтегез чиксез, билгеле. Без, газета укучылар, газетаны көтеп алабыз. Ул бит район яңалыклары белән таныштыра, хәбәрләр җиткерә. «Яшел Үзән»сез яши алмыйбыз, бүләк тә отасыбыз килә», - дип яза Васильевода яшәүче Гөлсинә Галәвиева.
Хәлебездән килсә, һәрберегезгә бүләк өләшер идек, Гөлсинә ханым. Татар җанлы булганыгыз өчен. Туган телне саклауда өлеш кертүегез өчен. Милләтпәрвәр булганыгыз өчен. Әмма матди яклар чикле. Һәм бу озакка сузылмас дип, ышанып яшибез. Милли басмаларга да игътибар артыр, дип өметләнәбез.
Ә чираттагы бүләкне Мамадыш-Әкил авылында яшәүче Рияз Гыйрфанов отты. Рияз абыйга 82 яшь һәм ул авылда берүзе яшәп ята икән. Безнең бүләк - кайнаган саен «Яшел Үзән»не искә төшерүче чәйнекне күршесе, шәһәрдә яшәүче Шәүкәт әфәндегә биреп җибәрдек. Яше зур инде, шәһәргә килеп йөри алмас, дидек. Ә ул егетләр кебек икән әле. Авылдашлары: «Риязга, мотоциклына атланып, Норлатка барып кайту берни түгел!» дип шаккаттырдылар. Һәрвакыт шулай тормышның ямен һәм тәмен тоеп яшәгез, Рияз абый, киләчәктә дә бергә булыйк!
Киләсе приз 27 апрельдә уйнатыла. Газетага язылырга ашыгыгыз! «Яшел Үзән»гә язылу бәясе - 264 сум 36 тиен

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев