Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Язгы ташу һәм җәйге ял. Әзерлек

Яз мизгеле һәрчак мәшәкатьләр тудырмый гына узып китә алмый. Быел ул, 2 атнага соңарып килеп, ташу мәсьәләсендә кыенлыклар китереп чыгарырга мөмкин. 2007 елда, мәсәлән, бозваткыч Иделдә - 28 мартта, ә 2008 елда 30 мартта чыккан булган. Шуңа ярашлы рәвештә Гөбенә, Әрә, Булатка кебек кече елгаларда боз киткән. 2012 елда да...

Яз мизгеле һәрчак мәшәкатьләр тудырмый гына узып китә алмый. Быел ул, 2 атнага соңарып килеп, ташу мәсьәләсендә кыенлыклар китереп чыгарырга мөмкин. 2007 елда, мәсәлән, бозваткыч Иделдә - 28 мартта, ә 2008 елда 30 мартта чыккан булган.
Шуңа ярашлы рәвештә Гөбенә, Әрә, Булатка кебек кече елгаларда боз киткән. 2012 елда да һава торышы быелгыга охшамаган иде. Һәр яз үзенчә сюрпризлар белән килә. Яшел Үзәндә язгы ташуга әзерлек турында МЧСның Яшел Үзән идарәсе җитәкчесе Вячеслав Долганов муниципаль район предприятие, оешма һәм учреждение җитәкчеләренең дүшәмбе киңәшмәсендә сөйләде.
Бүгенге көнгә паром кичүе янында боз катламын тикшереп торалар. 29 мартта боз кичүен япканнар. Ташудан, су басудан саклану һәм гадәттән тыш хәлләрне кисәтү буенча чаралар күрелә. Бигрәк тә авыл җирлеге башлыкларына зур бурыч йөкләнгән. Чыгыш ясаучы район территориясендәге катлаулы хәл килеп чыгарга мөмкин булган урыннарны да атады. ТР Президенты Р.Миңнеханов Указы белән республикада 21 марттан «Югары әзерлек» режимы кертелгән. Язгы киеренкелек чорында бөтен вакыйгалар, аварияләр турында бердәм диспетчерлык хезмәтенә 5-92-03, 5-93-07 телефоннары аша шалтыратырга кирәк. Кәрәзле телефоннан - 010ны («Билайн» элемтәсе челтәре) яисә 112не җыярга була. Безнең район территориясендә коткару эшләрен янгын сагы гарнизоны башкара.
Хәзер балалар ялын оештыру турында да уйларга вакыт. Бу уңайдан район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рәйсә Афанасьева чыгыш ясап, яшьләр ялының төп формаларына тукталды. Яшел Үзәндә балалар һәм яшүсмерләр «Чайка», Муса Җәлил исемендәге стационар типтагы, «Васильевский», «Сосновый бор» шифаханәләрендәге сәламәтләндерү, «Горьковец», мәгариф учреждениеләренең 22 база лагеренда ял итә алачак. 2012 ел белән чагыштырганда җәйге ялны финанслау дәрәҗәсе 3 миллион сумга арттырылган.
Яшүсмерләрне җәйге чорда эш белән тәэмин итү мәсьәләсе дә хәл ителә. Быел 950 яшүсмерне мәшгульлек үзәге аша эшкә урнаштыру күз алдында тотыла. 130га якын укучы гаилә подрядларына (Олы Ачасыр, Татар Танае һәм башка авыл мәктәпләре), 450дән артык укучы шәхси эшкә җәлеп ителәчәк. 4500ләп бала мәктәп участокларында эшләр дип планлаштырыла. 11, 14, 10нчы мәктәпләрдә, Әйшә, Осиново гимназияләрендә, капиталь ремонт башлану сәбәпле, мәктәп лагерьларын икенче урынга күчерүне дә хәл итәргә туры килер. Р.Афанасьева сүзләренә караганда, туристлык һәм экскурсия эшләре дә активлаштырылачак балаларның җәйге ялы чорында, 150гә якын укучы 3 көннән артык, ә 1560 кеше 1-2 көнлек туризмга җәлеп ителергә тиеш. Экология отрядлары оештырылып, алар елга-күлләрне чүп-чардан чистартачак, чишмәләрне тәртипкә китерәчәк. Шәһәр чите лагерьларын әзерләүдә һәм ачуда булышучы предприятиеләргә рәхмәт җиткерелде бу киңәшмә барышында.
Әлфия ЗЫЯКАЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев