Яшел Үзән

ЯЗ һәм ХЕЗМӘТ бәйрәме белән!

Хөрмәтле яшел үзәнлеләр!

1 Май - язның иң гүзәл, иң җылы бәйрәме генә түгел, ул әле үзенең көндәлек тырыш хезмәте белән шәһәр һәм районыбызның киләчәген төзүче фидакарь хезмәт кешесе бәйрәме дә. Ул үзенең мөһимлеген югалтмады, элеккечә Тынычлык һәм Хезмәт төшенчәләре бүген дә мөһим һәм безгә якын. Бу вакыт галиҗәнап­ләре кагылмый торган кыйммәтләр.
Хезмәт төрле буынны һәм төрле караштагы кешеләрне берләштерә. Нәкъ менә тырышлык теләсә кайсы җәмгыятьне , башлангычларның уңышлы тормышка ашуының нигезе булып тора. Һәр кеше үзенең хезмәте, матур яңарыш­ларга омтылышы белән заман таләп иткән позитив үзгәрешләрнең нигезен төзи. Барчабыз­ның хезмәте кирәкле булсын, лаеклы бәяләнсен һәм шатлык, муллык алып килсен. Шушы матур язгы көннәребез шатлык, бәхет белән тулсын, ә күңелләребездә май чәчәк атсын, өйдә мәхәббәт патшалык итсен!
Күк йөзе һәрвакыт аяз һәм тыныч булсын!
Александр Тыгин,
Яшел Үзән муниципаль район башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: