Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Ятим балаларга вузга кергәндә бирелгән элеккеге ташламалар кире кайтарылган

Россия Федерациясенең мәгариф турындагы законының ятим балаларга кагылышлы өлешенә үзгәрешләр кертелде. - Элеккеге закон буенча ятим балалар вузларга бюджет формасындагы укуга чыгарылыш имтиханнарын уңышлы тапшырганда конкурссыз кабул ителәләр иде, - дип аңлата бу уңайдан прокурорның өлкән ярдәмчесе Хәйдәр Кадыйров. - Мәгариф турында яңа закон бу хокукны башка төрле ташламаларга алмаштыр­ды....

Россия Федерациясенең мәгариф турындагы законының ятим балаларга кагылышлы өлешенә үзгәрешләр кертелде.
- Элеккеге закон буенча ятим балалар вузларга бюджет формасындагы укуга чыгарылыш имтиханнарын уңышлы тапшырганда конкурссыз кабул ителәләр иде, - дип аңлата бу уңайдан прокурорның өлкән ярдәмчесе Хәйдәр Кадыйров. - Мәгариф турында яңа закон бу хокукны башка төрле ташламаларга алмаштыр­ды. Ятимнәргә, яисә ата-анасы тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларга өстәмә гарантияләр каралган: чыгарылыш имтиханнарын уңышлы тапшырган очракта алар вузларга бакалавриат һәм специалитет программалары буенча укырга билгеләнгән квоталар чикләрендә бюджет ассигнованиеләре исәбенә кабул ителәләр. Квота кысасында инвалид балалар, балачактан I һәм II төркем инвалидлар, хәрби хезмәт барышында имгәнеп инвалид калганнар да кабул ителә. Квота күләмен вуз үзе билгели, әмма ул гомуми бюджет урыннарының 10 процентыннан ким булмаска тиеш. Тагын шуны да әйтергә кирәк, вуз тәмамлап, дипломлы белгеч квалификациясе алучылар конкурс нигезендә магистратурага да керә алалар. Һәм ул икенче белгечлек яисә югары белем алу булып саналмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X