Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

ЯШЬЛӘРДӘН КАЛЫШМАГЫЗ!

Соңгы елларда пенсиягә чыккан кешеләрнең бу дөньяга үпкәсе дә бардыр, мөгаен. Лаеклы ялга чыгу дип аталса да ул, күбесенең күнеккән эшләрен ташлыйсылары килми әле. Башкалардан аерылып тормыштан читтә калу куркынычы борчый аларны. Күп очракта бу илдәге үзгәрешләр белән бәйле. Бар төр эшләр дә яңача алып барыла башлады бит хәзер. Әйтик,...

Соңгы елларда пенсиягә чыккан кешеләрнең бу дөньяга үпкәсе дә бардыр, мөгаен. Лаеклы ялга чыгу дип аталса да ул, күбесенең күнеккән эшләрен ташлыйсылары килми әле. Башкалардан аерылып тормыштан читтә калу куркынычы борчый аларны. Күп очракта бу илдәге үзгәрешләр белән бәйле. Бар төр эшләр дә яңача алып барыла башлады бит хәзер. Әйтик, әлеге дә баягы, компьютер белән бәйләнүне генә алыйк. Яшьләр анда уйнап кына эшләп алса, мөхтәрәм өлкәннәр өчен ул техника гел теш үтмәстәй яңалык булып күренүе дә мөмкин. Хезмәт итәргә бик теләсә дә, олы кешенең эшкә керә алмавы бар - бөтен җирдә дә шул яңа техниканы белү сорала бит.

Менә шундый гаделсезлекне аңлап, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты «Интернет - озын гомер» дип аталган махсус проектны тормышка ашырырга булды. Өлкәннәрне компьютерда эшләргә өйрәтү максатыннан төзелгән бу проект 2012-2014 елларда гамәлгә кертелә һәм аны оештыру бурычы районнардагы мәшгульлек үзәкләренә йөкләнелә. Моның өчен казнадан 11 миллион сум акча бүлеп бирелә.
Әлеге проект белән безне Яшел Үзән мәшгульлек үзәге җитәкчесе Ирина Никифорова (рәсемдә) таныштырды. Җитәкче әйтүенчә, бу эш өчен районга 561 мең сум акча каралган. Бер кеше өчен 1100 сум тотылуын исәпкә алсак, районда шушы өч ел эчендә 510 кеше компьютер буенча белемле булырга мөмкин. Бушлай уку мөмкинлегеннән өлкән яшьтәгеләр (яше 55 кә җиткән хатын-кызлар һәм яше 60 ка җиткән ирләр), пенсионерлар һәм пенсиягә чыгарга ике ел калган кешеләр файдалана ала.
Кызыклы да, кирәкле дә булган яңа техниканы белүең әйбәт, яшьләрдән калышмаска кирәк. Өйрәнмәслек әйбер түгел ул. Ә инде замана техникасының мөмкинлекләре санап бетергесез зур, могҗизага тиң. Ниләр генә эшләп булмый анда! Мисалга, бик еракта, хәтта, чит илдә яшәүче туганың белән дә компьютер аша «күрешергә» була...
Укырга керү өчен мәшгульлек үзәгенә килеп гариза бирү җитә. Билгеле, паспорт һәм пенсия таныклыгы сорала анда. Бу кирәкле эш бөтен район буенча оештырыла. Авылда яшәүчеләргә Яшел Үзәнгә килеп йөрү мәҗбүри түгел. Алар авылдагы ветераннар оешмасына мөрәҗәгать итә ала. Укулар исә шул авыллардагы мәктәпләрдә алып барылачак. Ул оешмалар белән бу турыда килешенгән, дип белдерде Ирина Никифорова.
Кызыксынган кеше гариза язарга тиеш. Аның формасы компьютерда бирелгән. Авылларда яшәүче өлкәннәргә аны мәктәптәге компьютер классында интернеттан алып бирәчәкләр. Аның сайты: www. zelenodoltrud.ru.

Ильяс САЛИХҖАН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250