Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Яшьләр спартакиадасы

Яшел Үзән эчке эшләр бүлегендә хезмәт бурычын үтәгәндә һәлак булган милиция хезмәткәрләре истәлегенә багышланган IX яшьләр спартакиадасы булды. Анда ИЭУиП, КАИ, механика көллияте, шәһәр студентлар советы командалары катнашты. Бу спартакиадага ЯҮМР һәм МВД ветераннары, җәмәгать оешмалары җитәкчеләре, Әфганстанда хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар һәм шулай ук Чечняда хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган...

Яшел Үзән эчке эшләр бүлегендә хезмәт бурычын үтәгәндә һәлак булган милиция хезмәткәрләре истәлегенә багышланган IX яшьләр спартакиадасы булды.
Анда ИЭУиП, КАИ, механика көллияте, шәһәр студентлар советы командалары катнашты.
Бу спартакиадага ЯҮМР һәм МВД ветераннары, җәмәгать оешмалары җитәкчеләре, Әфганстанда хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар һәм шулай ук Чечняда хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган милиция прапорщигы Игорь Шимаринның әти-әнисе кунак итеп чакырылды. Ярышта катнашучылар хәрбиләштерелгән эстафета, пневматик винтовкадан ату һәм башка спорт төрләре буенча көч сынашты. Киеренке көрәштә механика көллияте командасы спартакиада җиңүчесе булды. КАИ командасы - II , ИЭУП - III урында. Җиңүчеләргә дипломнар, истәлекле бүләкләр бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250