Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Яшьләр өчен яңа йорт

Күркәм хезмәт традицияләре белән шәһәр халкының ихтирамын һәм игътибарын яулаган Серго исемендәге завод яшь белгечләр, гомумән, яшьләр өчен күп катлы яңа торак йорт төзергә ниятли. Яңа торак йортка быел нигез ташы салынмаса да, якын киләчәктә шәһәр уртасында предприятиенең яңа матур йорты калкып чыгачак. Һөнәри училище, урта махсус һәм югары уку...


Күркәм хезмәт традицияләре белән шәһәр халкының ихтирамын һәм игътибарын яулаган Серго исемендәге завод яшь белгечләр, гомумән, яшьләр өчен күп катлы яңа торак йорт төзергә ниятли.

Яңа торак йортка быел нигез ташы салынмаса да, якын киләчәктә шәһәр уртасында предприятиенең яңа матур йорты калкып чыгачак. Һөнәри училище, урта махсус һәм югары уку йортын тәмамлап, предприятиегә эшкә килгән яшь белгечләрнең - токарьларның, фрезерчыларның, слесарьларның һәм инженерларның яңа йорттан фатир алу мөмкинлеге зур. Бу хакта журналистлар белән очрашу вакытында предприятиенең генераль директоры Радик Хәсәнов сөйләде. Дөрес, фатирны яшьләргә нинди шартларда бирү тәртибе ахырына кадәр җентекләп уйланылмаган әлегә, әмма, җитәкченең тел төбеннән аңлашылганча, заводка эшкә килгән яшь белгечләр, предприятие белән төзелгән үзара килешү нигезендә, эшкә урнашу белән тораклы булырга мөмкин.
Заводның яшьләр өчен шәһәрдә яңа торак йорт салырга ниятләве - мактауга лаек гамәл. Моңа алар бик җитди карый. Эшләре дә әйбәт бара. Әйтик, агымдагы елның 10 аенда кулланучыларга суыту техникасы 19,3 процентка күбрәк озатылган. Якын һәм ерак чит илләрдә Серго исемендәге заводта җитештерелгән суыткычларны бигрәк тә яратып сатып алалар. POZIS бөтенроссия бәйгеләрендә «Суыту техникасы җитештерү тармагында Россиянең иң яхшы экспортеры» лауреаты булды. Предприятие, суыту техникасыннан тыш, югары сыйфатка ия бүтән төр продукция дә эшләп чыгара: әйтик, ау һәм спорт патроннары, пресс-инструментлар, машина төзү җиһазлары, зур һәм кечкенә предприятиеләрдә кулланыла торган бүтән төр җиһазлар.
Перспективада төп юнәлешләрнең берсе - Россиядә, шулай ук якын чит илләрдә тиңдәше булмаган түбән температуралы медицина суыту камераларын җитештерүне үзләштерү. Монысы - бер. Икенчесе - һаваны төрле-төрле авыру бактерияләрдән чистартучы рециркулятор эшләп чыгаруны җайга салу. Аны медицина, дәвалау-профилактика (ЛПУ) һәм мәгариф учреждениеләре куллана. Продукциянең төп өстенлеге - сыйфаты, ышанычлы булуы, дизайн, ассортименты, хезмәт күрсәтүгә гарантия. «Республиканың ЛПУларын техник җиһазлар белән баету» программасы кысаларында быел POZISта җитештерелгән 35 миллион сумлык 1100дән артык суыту техникасы республиканың 112 медицина учреждениесенә озатылган. POZIS компаниясе «2011-2020 елларда Россия Федерациясенең оборона-сәнәгать комплексын үстерү» максатчан федераль программасы кысаларында махсус продукция производствосын реконструкцияләү һәм аны яңа җиһазлар белән тәэмин итү проектын тормышка ашыра, проектның гомуми бәясе - 3,2 миллиард сум; моннан тыш, суыту техникасы җитештерү производствосында да яңа җиһазлар урнаштырыла һәм технологияләр кертелә, аның бәясе 850 миллион сум белән исәпләнә. Ахыр чиктә, бу проект суыту техникасы җитештерүне арттырырга һәм, әлбәттә инде, аның сыйфатын яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк. 2016 елда елына 600 мең данә суыту техникасы җитештерергә исәплиләр предприятиедә. Компаниянең машина төзү һәм инструментлар производствосы уңышлы эшләвен дәвам итә. Башлаган барлык эш-гамәлләрне ахырына җиткерү һәм очлап чыгу, предприятиедә җитештерелә торган бөтен төр продукциянең сыйфатын яхшырту һәм ассортиментын арттыру өчен, компаниягә грамоталы яшь эшчеләр, инженерлар кирәк. Яңа йорт төзү компаниягә вузларда һәм урта махсус уку йортларында укучы үзебезнең шәһәр яшьләрен, шулай ук башкалада белем алган яшь белгечләрне җәлеп итү максатыннан эшләнә.
Әлифел Таразова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев