Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Яшел Үзәннән Президент белән очрашуга кем барган

Кичә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Махсус дәүләт стипендиясе стипендиатлары, федераль, округ яшьләр форумнарында катнашучылар, балалар һәм яшьләр оешмалары активы белән очрашты. Шулай ук очрашуда миңа да катнашу бәхете елмайды. Очрашу Лаеш районында «Волга» яшьләр үзәгендә узды.

Очрашуда катнашучыларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов барысын да Россия студентлары көне белән котлады. Ул билгеләп үткәнчә, бүген бу залда интеллектлары, талантлары, иҗади һәм фәнни тырышлыклары нәтиҗәсендә лидерлар дәрәҗәсенә ирешкән яшьләр җыелган.

«Безнең тирәдә дөнья бертуктаусыз үзгәреп тора: яңа өндәүләр барлыкка килә, күп кенә һөнәрләр юкка чыга, бөтенләй башка белгечлекләр пәйда була. Бүген без дөрес юнәлештә барабыз, әмма кайбер нәрсәләрдә артта да калабыз. Бу җәһәттән без сезгә, инициатив яшьләргә таянырга тиеш. Һәркемнең үз конкурент өстенлекләре бар, һәм безнең бурыч - бу талантларны ачу,» - диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул ассызыклаганча, бүген республикада гамәлгә ашырыла торган проектлар яшьләргә, аерым алганда, студентлар тирәлегенә бәйле. Монда мәгариф системасы шактый гына зур үзгәрешләр таләп итә. Бу бигрәк тә югары мәктәпкә кагыла.

«Безнең университетлар фәнни һәм социаль тормышка аз интеграцияләнгән. Чит илләрдә барлык тикшерү үзәкләре югары уку йортларында тупланган. Шуңа күрә бу юнәлештә безнең эшләребез бик күп әле», - дип саный ТР Президенты.

Ул хәбәр иткәнчә, хәзерге шартларда сайланган темпны саклап калу һәм арттыру һәм шул рәвешле лидерлар арасында булу мөһим.

Без бергәләп кабул иткән карарлар өчен яшь буынга төшкән җаваплылык дәрәҗәсен аңларга кирәк, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. Студентларга мөрәҗәгать итеп, ул болай диде: республикабыз киләчәге нәкъ менә сезгә бәйле.

«Сез иң яхшы традицияләрне, ата-бабаларыбыз туплаган бай тәҗрибәне сеңдерергә тиеш. Телләр өйрәнегез, күнекмәләр туплагыз. Безнең уртак бурыч - Татарстанны киләчәктә дә тормыш дәрәҗәсе югары булган, алга киткән конкурент регион итү», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Аннары яшьләр оешмалары вәкилләре һәм махсус дәүләт стипендиясе лауреатлары үз казанышларын тәкъдир итте.

Рөстәм Миңнеханов Татарстанда Бөтенроссия талантлы яшьләр съездын уздыру фикерен хуплады һәм ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леоновка тиешле күрсәтмәләр бирде.

Тимерхан Шәйхетдинов,

16 мәктәп укучысы.



Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев