Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Яшел Үзәннең мәшһүр улы Рәшит Сабиров

Идел кичте үзе, таулар кичте, Газап белән юлда тартышты... Күпме йөрәкләрне тоташтырды, Күпер булып татар артисты. 3 гимназиясендә эшләп килгән "Күренекле татарлар музее"нда Татарстанның халык артисты, Фатих Кәрим премиясе лауреаты, нәфис сүз остасы, мәшһүр татар конферансьесы, якташыбыз Рәшит Сабиров белән очрашу Лена Шагыйрьҗанның шигырь юллары белән башланып китте. 10 нчы...

Идел кичте үзе, таулар кичте,

Газап белән юлда тартышты...

Күпме йөрәкләрне тоташтырды,

Күпер булып татар артисты.

3 гимназиясендә эшләп килгән "Күренекле татарлар музее"нда Татарстанның халык артисты, Фатих Кәрим премиясе лауреаты, нәфис сүз остасы, мәшһүр татар конферансьесы, якташыбыз Рәшит Сабиров белән очрашу Лена Шагыйрьҗанның шигырь юллары белән башланып китте. 10 нчы сыйныф укучылары Диана белән Рома залда җыелган тамашачыларга якташыбыз Рәшит Сабиров тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырдылар. Аннан автор үзе дә чыгыш ясады, бигрәк тә якташ язучыбыз Фаил Шәфигуллинның әсәрләрен яратып укыды. Укучылар тын да алмый, рухи байлыкка чумдылар, үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.

Әлфия Афзалова "Үзем турында үзем" дип исемләнгән китабында Рәшит Сабиров турында болай дип яза: "Мин аны беренче күрүдә үк ошаттым. Бу егетнең киләчәге булыр, сәхнәдә эшләп менә дигән сөйләүче булып китәр, дип ышандым".

Чынлап та менә 40 елга якын Рәшит Сабиров үзенең иҗаты белән күпме кешегә дистәләгән бәйрәм китергән кеше! Аның илһамлы вә дәртле сүзләре артистларга дәрт бирсә, тамашачылар өчен җан азыгы булып тора.

Без районыбызда шундый шәхес булуы белән горурланабыз.

Мәдинә Минһаҗева,

милли эшләр буенча директор урынбасары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X