Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Яшел Үзәннең Горький исемендәге заводы – җиңүче

Бүген Яшел Үзәннең Горький исемендәге суднолар төзү заводында зур вакыйга - "Ел инженеры-2013"бөтенроссия конкурсында җиңүчеләрне котлау тантанасы. Заводның иң яхшы инженерлары әлеге бәйгедә катнаша һәм елдан-ел зуррак уңышларга ирешә бара. 2013 ел нәтиҗәләре буенча предприятиенең өч белгече "Судостроение һәм машиностроение" номинациясе буенча "Профессиональ инженер" исеменә лаек булды. Ике яшь белгеч...

Бүген Яшел Үзәннең Горький исемендәге суднолар төзү заводында зур вакыйга - "Ел инженеры-2013"бөтенроссия конкурсында җиңүчеләрне котлау тантанасы.

Заводның иң яхшы инженерлары әлеге бәйгедә катнаша һәм елдан-ел зуррак уңышларга ирешә бара. 2013 ел нәтиҗәләре буенча предприятиенең өч белгече "Судостроение һәм машиностроение" номинациясе буенча "Профессиональ инженер" исеменә лаек булды. Ике яшь белгеч исә "Яшьләрне инженерлык сәнгате" бәйгесендә җиңеп чыкты.

Завод үзе дә ел саен "Татарстан Республикасы предприятиеләре арасында уйлап табу, рационализаторлык һәм патент-лицензион эшнең иң яхшы торышы" бәйгесендә Татарстан Республикасының машина төзелеше комплексы предприятиеләре арасында 1 урынга лаек булды. Тантаналы чара кысаларында заводка конкурс җиңүчесе дипломы һәм Кубок тапшырыла, ә уңышка ирешкән хезмәткәрләр "ТР уйлап табучы һәм рационализатор- отличник" күкрәк билгесе белән бүләкләнәчәк.

Язманың тулы варианты газетаның киләсе саннарының берсендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев