Яшел Үзән

Яшел Үзән милли шәхесләре белән горурлана

Яшел Үзәннең 5нче гимназиясендә күренекле якташыбыз Афзал Шамовның якты истәлегенә багышланган "Төбәкара Шамов укулары" бәйгесенең йомгаклау этабы булды.

Сайлап алу туры аша узган, балалар бакчасына йөрүче нәниләрдән алып, югары сыйныф укучылары белән шыгым тулы залда хөрмәтле кунаклар да бар иде. Зур экран аша, чараның сәбәпчесе - язучы турында тамашачыларга мәгълүмат җиткергәч, Гәбделхәмит хәзрәт сүз алды. Ул: "Мондый фәнни-гамәли конференцияләрнең тәрбия ягыннан да, телебезне, мәдәниятебезне үстерүдә дә әһәмияте зур", - диде. Шулайдыр, гимназиянең бу очрашуга ныклап әзерләнүе, балаларның бәйгедә күпләп катнашуы моңа дәлил. Шигырьләре, җырлары, сәхнәләштерелгән әсәрдән өзекләре - барысы да килгән кунакларның күңеленә хуш килде, хәтта күпләрнең күзләре дә яшьләнде. Әлбәттә, мондый әсәрләндергеч кунакчыллыктан соң бәйгедә катнашучыларга чыгыш ясавы җиңелрәк булды. Алар үз номерларын илһамланып, бар күңелләрен биреп күрсәттеләр.

Илсөя Завилейская фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: