Яшел Үзән

Яшел Үзәннең 5нче гимназия укучылары ГТО тапшыра

Өлкән буын кешесе өчен ГТО таныш нәрсә инде ул. "Хезмәт һәм оборонага әзер" (Готов к труду и обороне) - ГТО дигән сүз әнә шундый мәгънәгә ия.

Совет халкы үз халкының эшкә һәм оборонога әзер булуын нәкъменә физик нормативлар аша билгеләгән. Нормативларны исә элеккегеләре белән чагыштырып булмый. Мәктәп укучылары үзләрен биш категориядә сыный. Бүген Бөтендөнья Сәламәтлек көненә багышлап, 5нче гимназия укучылары да ГТО нормаларын тапшырды. Безгә V-VI сыйныф укучыларының физик әзерлекләрен күрергә туры килде. Кызлар отжимание ясаса, малайлар турникта тартылды. Урыннан озынлыкка сикерү, пресс ясау, челночный йөгерү, сыгылмалыкны тикшерү төрләре буенча барлык нормаларны тапшырды.

Алия Гаязова.

Илсөя Завилейская фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: