Яшел Үзән

Яшел Үзәннең 263 гаиләсенә яңа квартир ачкычы тапшырдылар

Яшел Үзәннең шәһәр картасында яңа адрес барлыкка килде, ул да булса - ТР Дәүләт Торак фонды программасы белән Сәйдәшев урамының 13а йорты.

Яңа квартирларга 22 Бөек Ватан сугышы ветераны, балалар йортында үскән 30 ятим, 6 күп балалы гаилә күчәчәк. «Социаль ипотека» программасы буенча 50 гаилә, «Авария хәлендәге йортлар» программасы буенча 140 гаилә фатирлы булды.
- Яшел Үзәндә моңа кадәр шулкадәр күп йорт төзелгәне юк иде әле. Яңа ел алдыннан гына күршегездә 115 квартирлы йортны тапшырдык. Чиратта яңа йортларны тапшырасы бар. Евгений Романов җитәкчелегендәге «Восход» ширкәте яңа фатирларга биш ел гарантия бирә, - диде яңа фатирларның бәхетле хуҗаларына ачкыч тапшырганда район башлыгы Александр Тыгин.
Александр Коршунов фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: