Яшел Үзән

Яшел үзәнлеләрне газета бәйрәменә – "Маяк" спорт комплексына чакырабыз

Хөрмәтле укучыларыбыз! Елның иң ямьле фасылында, тирә-юнь шау чәчәккә күмелгән мәлдә уртак бәйрәмебезне - Татарстан Матбугаты көнен билгеләп үтәбез. Татар матбугатына гасыр башында нигез салынса да, ул, һөнәри бәйрәм буларак, бары тик 1998 елдан билгеләп үтелә. 1905 елда Санкт-Петербургта беренче гомумроссия «Нур» газетасы чыга. Ул 1917 елга кадәр басылып килә....

Хөрмәтле укучыларыбыз!

Елның иң ямьле фасылында, тирә-юнь шау чәчәккә күмелгән мәлдә уртак бәйрәмебезне -
Татарстан Матбугаты көнен билгеләп үтәбез.

Татар матбугатына гасыр башында нигез салынса да, ул, һөнәри бәйрәм буларак, бары тик 1998 елдан билгеләп үтелә. 1905 елда Санкт-Петербургта беренче гомумроссия «Нур» газетасы чыга. Ул 1917 елга кадәр басылып килә. Әлеге газетага ахун Гатаулла Баязитов җитәкчелек итә.

Шәһәрдә хәзерге вакытта, безнең «Яшел Үзән»нән тыш, ике дистәдән артык газета нәшер ителә. Аңлашылганча, аларның барысы да рус телендә, татар телендә бары тик «Яшел Үзән» чыга.

Татарстан Матбугаты көне уңаеннан 17 майда, шимбә көнне, «Маяк» өйрәтү-спорт базасы янындагы стадионда укучыларыбыз, гомумән, шәһәр халкы өчен газета редакцияләре зур бәйрәм оештыра. Бәйрәм барышында укучыларыбыз арасында төрле конкурслар үткәреләчәк, аттракционнар эшләячәк. Шәһәрнең иң талантлы балалары - булачак эстрада йолдызлары чыгыш ясаячак, үзебезнең шәһәр һәм районның һәвәскәр артистлар чыгышларын карарга мөмкин булачак.

Стадионда газеталарга да язылырга мөмкин, шуңа күрә акча янчыгын үзегез белән алу хәерле. Газетага язылучылар арасында төрле призлар уйнатыла.

Шулай итеп, сезнең белән, хөрмәтле укучыларыбыз, иртәгә, 17 майда очрашабыз. Килегез. Бик тә күңелле булачак.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: