Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Яшел үзәнлеләр сынатмады

Узган атнада Яшел Үзән муниципаль район советының чираттагы ХVIII сессиясе булды. Сессия эшендә Дәүләт Советы рәисе урынбасары А.Гусев, Дәүләт Советы депутаты Л.Барышев, В.Кострин, оешма, предприятие җитәкчеләре, шәһәрнең мактаулы граҗданнары катнашты. Сессияне Яшел Үзән муниципаль район башлыгы урынбасары Ф.Шәмсиев алып барды. Көн тәртибендә бары тик бер генә мәсьәлә - Яшел Үзән...

Узган атнада Яшел Үзән муниципаль район советының чираттагы ХVIII сессиясе булды. Сессия эшендә Дәүләт Советы рәисе урынбасары А.Гусев, Дәүләт Советы депутаты Л.Барышев, В.Кострин, оешма, предприятие җитәкчеләре, шәһәрнең мактаулы граҗданнары катнашты. Сессияне Яшел Үзән муниципаль район башлыгы урынбасары Ф.Шәмсиев алып барды.
Көн тәртибендә бары тик бер генә мәсьәлә - Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитетының 2012 елга хисабы һәм 2013 елга планнары турында тыңланды.
Бу юлы хисап та үзенчәлекле оештырылган иде, ялыктыргыч доклад урынына Яшел Үзән муниципаль районында башкарылган эшләр турында документаль фильм рәвешендә күрсәтелде һәм, әйтергә кирәк, бу күпкә отышлырак... Депутатлар да моның шулай булуын бер тавыштан раслады.
Ә эшләнгән эшләр байтак - саный китсәң, нәрсә эшләмәдек икән дип уйлап куясың. Бүген районда һәм шәһәрдә сәнәгать аягында тотрыклы басып тора, хезмәт хакы артуга таба бара, яңа клублар, ФАПлар салына, кече бизнес вәкилләренә уңайлы шартлар тудырыла, федераль программага кергән логистика үзәге, «Тандер» Магнит кибетләре челтәре логистика үзәге, «Яңа Тура» ваклап һәм күмәртәләп сату базарлары, «М7» технопаркы эшли, яки эшли башлады. Осиново бистәсендә яңа поселок күз күрмәгән, колак ишетмәгән темплар белән үсә. Дөрес, болар белән проблемалар да байтак, мәсәлән, шул ук поселокта бер генә кибет, балалар бакчасы, элемтә бүлекләре юк, биш метр киңлектәге юл бүген машиналар ташкынын үткәреп бетерә алмый, бу турыда Осиново авыл җирлеге башлыгы Т.Мельникова да борчылып сорау бирде. Димәк, алга таба мондый бистәләр салынганда социаль объектлар белән комплекста эшләргә кирәклегенә басым ясалды. Муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе А.Тыгин да мәсьәләнең гаять катлаулы һәм Радужный бистәсеннән «кайнар линия»гә дә сораулар күп булуын искәртеп узды.
Дәүләт Советы рәисе урынбасары А.Гусев үз чыгышында республикада барган үзгәрешләр, Универсиада планына ярашлы рәвештә Казанның үзгәрүе турында сөйләде, Яшел Үзән районы һәм шәһәренең республикада тоткан урыны турында әйтеп узды. Докладта бик саллы куелган максатларның төгәл булуына игътибар итүен сөйләде.
«Республикада Яшел Үзән районының урыны шактый саллы, башкарган эшләре күзгә күренерлек. Сәнәгать буенча да, төзелеш буенча да шактый алда барасыз. Хәтта авыл хуҗалыгында да сезнең райондагы зур инвесторның авыр хәленә карамастан, аягыгызда нык басып торасыз. Ә мондый районнар республикада күп түгел, бары тик бишәү генә.
Ә менә хезмәт хакы буенча уртача республика күрсәткеченнән түбән булуы бер дә яхшы нәрсә түгел, без мондый хәлне алга таба рөхсәт итә алмыйбыз. Демография мәсьәләсе дә хәл ителеп бетмәгән, үлүчеләр саны туучыларга караганда күбрәк. Бу да шулай ук яшел үзәнлеләрне бизәми. Ә менә республикада бу мәсьәләдә без инде үсештә. Демография - безнең киләчәк ул, шуны истән чыгармаска кирәк», - дип сүзен төгәлләде А.Гусев.
И.Илгиз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев