Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Яшел үзәнлеләр Парклар һәм скверлар елын төгәлләде

Ни кызганыч, 2015 ел - Парклар һәм скверлар елы да узып бара. ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның җиңел кулы белән башланып киткән елда башка еллар белән чагыштырганда (ел исеменә карата) биниһая күп эшләр эшләнде.

Болай да яшеллеккә күмелеп утыр­ган Яшел Үзәнебездә күпме парклар һәм скверлар төзелде! Карамалы Тау, Васильево бистәләрендә, Белобезвод­ныйда төзелгәннәре аеруча күзне иркәләп, районда матур бер почмак хасил итте. Шәһәрне әйткән дә юк, күл тирәсендә генә дә берничә сквер пәйда булды.
Һәм, ниһаять, елны төгәлләү тантанасы. Анда район башлыгы Александр Тыгин һәм «Волгадорстрой» ширкәтенең генераль директоры Айрат Миңнуллин катнашты. Тантана, «Муравейник» сәүдә йорты янында булып, йөзләрчә шәһәрдәшләр яңа сквер ачу тантанасы шаһиты булды. Шәһәр башлыгы Александр Тыгин белдерүенчә, Гоголь урамы программа нигезендә шулкадәр дөрес итеп төзекләндерелеп килә ки, башка урамнарны төзекләндерүгә дә эталон булачак. Бу эшләрне башкарып чыккан «Волгадорстрой» ширкәте җитәкчесе Айрат Миңнуллин шәһәр халкыннан бик күп рәхмәт сүзләре ишетте. Соңыннан барысының бергәләп яшь агач үсентеләре утыртуы гомерләренең матур бер мизгеле булачак. Һәркемгә шәһәргә шундый зур бүләк ясау мизгеле тәтеми. Төзелгән парклар райондашларның яшәү сыйфатын яхшырту мисалының матур бер дәлиле булып, халкыма озак хезмәт итсен.
Гүзәл Минһаҗева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X