Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Яшел үзәнлеләр хәйрия акциясендә катнашты (фоторепортаж)

Яшел Үзәндә акция кысасында 59 кеше 39 литрдан артык кан тапшырды.

Кеше өчен иң кадерле нәрсә ул сәламәтлек. Сәламәт булганда ул бик күп гамәлләр кылырга әзер. Әмма безнең арада шушы матур тормышта яшәргә дә өлгермәгән һәм төрле сәбәпләр белән авырып киткән балалар да бар. Соңгы елларда онкология кебек яман чир дә аларны кызганмый. Андый балаларның гомерен саклап калу өчен бик күп финанс чыгымнары таләп ителә. Күбесе безнең ярдәмгә мохтаҗ.

Узган җомгада Яшел Үзәндә беренче тапкыр онкология һәм кан авырулы балаларга кан тапшыру акциясе булды. "Йөрәге тибәчәк" дип аталган бу чараны инвалид балаларга ярдәм күрсәтү "Нур" хәйрия фонды "ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының республика кан үзәге" ГАУЗ белән бергә һәм "Бердәм Россия" сәяси партиясенең "Президент белән бергә" хәрәкәте булышлыгы белән оештырды. Әйтергә кирәк, нәтиҗәсе көтелгәннән дә яхшырак булды.

Иртәдән үк донор булырга, авыру балаларга ярдәм күрсәтергә теләүчеләр Горький исемендәге мәдәният сарае мәйданында чиратка басты. Чиратка басты дип әйтү чынлап та дөреслеккә туры килә. Кан үзәгеннән килгән автовагон янында озын чират тезелде. Араларында олы яшьтәгесе дә, кечесе дә бар. Һәркайсы чын йөрәктән, ярдәм итәм дип килгән. Коляскага балаларын утыртып килгән яшь әниләр дә бар иде донор булырга теләүчеләр арасында. Мәйдан бу көнне гөрләп торды, кан тапшырып чыгучыларга иганәчеләр ярдәме белән тәм-томлы чәй табыны да әзерләнгән.

Илсөя Завилейская фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев