Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Яшел үзәнлеләр бәрәңге утырта

Язгы кыр эшләре кызганнан-кыза бара һәм менә чират бәрәңгегә дә җитте кебек. Хәер, төрле авылда төрлечә бара бакча эшенең бусы. Без сораштыру үткәрдек. Хөршидә Гайнуллина (Күгәй авылы): - Быел бәрәңге яз башыннан ук гаҗәпләндерә безне: орлыкка дип әзерләнгәне, нишләптер, үрми тик тора. Баздан чыгарганның әлегә хәтле яртысы гына шытым күрсәтте....

Язгы кыр эшләре кызганнан-кыза бара һәм менә чират бәрәңгегә дә җитте кебек. Хәер, төрле авылда төрлечә бара бакча эшенең бусы. Без сораштыру үткәрдек.

Хөршидә Гайнуллина (Күгәй авылы):

- Быел бәрәңге яз башыннан ук гаҗәпләндерә безне: орлыкка дип әзерләнгәне, нишләптер, үрми тик тора. Баздан чыгарганның әлегә хәтле яртысы гына шытым күрсәтте. Орлык мулдан булмагач, күп кеше кул белән утырта. Трактор кертсәң, анда ишле салына һәм кыйммәтрәккә дә төшә. Без үзебез, хуҗасына 400 сум биреп, якшәмбе көнне ат белән чәчтек.

Гөлнара Сибгатуллина (Бәчек авылы):

- Бездә җир авыр әле. Кибеп бетмәгән җиргә бәрәңгене салып куюда ни мәгънә? Халык күбесенчә, сабантуе алдыннанрак утырта. Ул чакта икеләтә файда: җир дә җылынган була, чыга башлаган чүп үләннәре дә йолкына.

Фәндәлия Тимершина (Күгеш авылы):

- Бәрәңгене утырттык, Бакырчыдан кияү килеп, ат белән эшләп чыкты. Чөгендер дә чәчтек, мал чөгендере. Бәрәңге бездә узган ел уңмады, шуңа киметтек аны. Әле орлыкка дигәне дә шытым бирми аптыратты. Өметләндермәгәч, аны кире базга салып Мулла Иленнән сатып алып кайттык.

Люция Шакирова (Бишнә авылы):

- Иртә әле бәрәңгегә. Без бакчаны чүп үләне чыккач кына сөрдерәбез, берочтан анысы да бетерелә бит. Аннары трактор белән сызып бәрәңге утыртабыз. Алуы инде сентябрь ахырынарак кала. Аллаһка шөкер, бакчабыз уңыш күрсәтми калганы юк әле.

Фоторәсем derevnyaonline.ruдан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X