Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Яшел Үзәнле яраткан хатынын кыйнап үтергән

43 яшьлек ир сүзләренә караганда, алар биш ел бергә яшәгән. Мөнәсәбәтләрне әйбәт дип әйтеп булмый: хатын еш кына өйгә кунарга кайтмаган. Ир хатынын хыянәтен билгән, әмма гафу итеп килгән, чөнки үзе сүзләре буенча "яраткан". 8 августта хатын тагын өенә өч көннән соң гына кайтып керә, кулында 2 мең сум акчасы...

43 яшьлек ир сүзләренә караганда, алар биш ел бергә яшәгән. Мөнәсәбәтләрне әйбәт дип әйтеп булмый: хатын еш кына өйгә кунарга кайтмаган. Ир хатынын хыянәтен билгән, әмма гафу итеп килгән, чөнки үзе сүзләре буенча "яраткан".

8 августта хатын тагын өенә өч көннән соң гына кайтып керә, кулында 2 мең сум акчасы да була. Акчага алар тагын аракы һәм ашамлыклар сатып алалар. Шешә артында хатын иргә бу акчаны фахишәлек юлы белән табуын ычкындыра. Менә шул сүзләр ирнең ачуын чыгара да инде.

Яшел Үзән прокуроры урынбасары Анатолий Трифонов хәбәр итүенчә, А. сөяркәсен бик каты итеп кыйный. Хатын башы нык җәрәхәтләнүдән җан-тәслим кыла. Шушы көннәрдә суд яшел үзәнлене 8 елга ирегеннән мәхрүм итте. Җинаятьче җәзаны каты режимлы колониядә үтиячәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев