Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Яшел үзәнле Миләүшә Нәҗметдинова Татарстанның иң яхшы укытучысы исеменә лаек булды

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгында "Мәгариф" илкүләм өстенлекле проекты кысаларында республиканың иң яхшы укытучыларын бүләкләү тантанасы уздырылды. Педагогларны, елдагыча, ТР Премьер-министры урынбасары - ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов үзе котлады.

Ул искәртеп узганча, быел проектта 250 педагог катнашкан. Шуларның 26сы Россия Федерациясе дәрәҗәсендә, 39ы Татарстан Республикасы дәрәҗәсендә җиңүче дип табылган.

Алар арасында Яшел Үзәннең 10нчы гимназиясенең милли мәсьәләләр буенча директор урынбасары Миләүшә Лотфулла кызы да бар. Якташыбызны лаеклы җиңүе белән котлыйбыз!

Энгель Фәттахов сүзләренчә, конкурста җиңүчеләрнең географиясе елдан-ел киңәя. "Башка елларда, нигездә, шәһәр укытучылары җиңгән булса, быел Татарстанның 9 районыннан педагоглар Россия дәрәҗәсендә, 18 районнан Татарстан дәрәҗәсендә билгеләп үтелде. Җиңүчеләрнең яшь составы да үзгәрә: тәҗрибәле укытучылар белән беррәттән, конкурста үзен лаеклы рәвештә күрсәткән яшьләр дә бар", - дип сөйләде ул.

Быел проектны тормышка ашыру үзенчәлеге шунда ки: документларны тапшыру һәм экспертиза үткәрү электрон форматта башкарылган. 22 эксперт укытучыларның һөнәри эшчәнлеге нәтиҗәләрен 7 таләп буенча бәяләгән. Рейтингларны төзегәндә, әйтик, укучыларның югары күрсәткечләре, фән буенча дәрестән тыш эшчәнлек нәтиҗәләре, социаль проектлар, заманча белем бирү технологияләреннән файдалану исәпкә алынган.

"Татар-информ" МА материаллары буенча

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев