Яшел Үзән

Яшел Үзәнебез «Хезмәт Даны шәһәре» статусына лаекмы?

Бөек Ватан сугышы фронтларында безнең шәһәр һәм районыбыздан 34679 кеше илебезнең азатлыгы өчен көрәште. 11505 якташыбыз ятып калды яки хәбәрсез югалды. Ә бу вакытта фронттагыларның тылдагы туганнары шәһәребез предприятиеләрендә көнне төнгә ялгап, ару-талулар белән исәпләшми, корал койды.

Дошманнар өстенә очкан һәр өченче снаряд безнең шәһәрдә ясалган. Бронекатерлар, көймәләргә каршы торырлык кораблар һәм җиңү яулауга бик зур өлеш керткән башка төрле сугыш кирәк-яраклары берөзлексез фронтка озатылып тора. Яшел Үзән муниципаль районы ветераннар советы шәһәребезгә «Хезмәт Даны шәһәре» дәрәҗәсен бирүләрен үтенеп мөрәҗәгать итте.

Районыбызның депутатлар советы бу тәкъдимне хупласа, материаллар ТР Дәүләт Советына җибәреләчәк.
- Әлеге инициатива, әлбәттә, игътибарга лаеклы. Бу турыда яшел үзәнлеләрнең уй-фикерләрен белү бик мөһим, дип саныйм, - диде район башлыгы Александр Тыгин. - Гәрчә, халкыбызның бу мәсьәләдә таяныч булачак­ларына минем бернинди шигем юк.
Яшел Үзән районы ветераннар советы рәисе Тәлгать Гыйззәтуллин үзенең оешмалар җитәкчеләренә һәм депутатларга мөрәҗәгатендә хезмәт халкының тылда күрсәткән батырлыклары турында сөйләде. Шәһәребезнең бу исемне алыр­га өмете зур булуына нык ышануын белдерде. Татарстанда, Яшел Үзәннән кала, бу дәрәҗәгә Казан гына лаек.
- Сугыш игълан ителгәннең беренче көненнән үк безнең шәһәрнең барлык предприятиеләре сугыш вакыты шартлары кысаларында яшәүгә күчә һәм фронт өчен кирәк-яраклар чыгаруны төп максат итеп куя, - дип сөйләде ул. - Горький исемендәге заводтан 2800 кеше, Серго заводыннан 2000 кеше фронтка китүенә карамастан, сугышның беренче айларында ук продукция җитештерү өчләтә арта. Сугышка китүчеләр урынына тирә-як авыллардан килеп эшли башлыйлар.

Гөлнара ВӘЛИЕВА.

Язманың тулырак вариантын газетаның 51нче саныннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: