Яшел Үзән

Яшел Үзәндәге йортта көчле шартлау булган (фото)

Гадәттән тыш хәл кичә, 24 октябрьдә, 21:55 сәгатьтә булган. Яшел Үзән шәһәренең С.Сәйдәшев урамындагы 15 нче йортның бишенче катында көнкүреш газ шартлаган. Гадәттән тыш хәл булган урынга тиз арада ашыгыч хезмәт, җаваплы оешма һәм шәһәр хакимияте вәкилләре килеп җиткән. Шартлау шул дәрәҗәдә көчле булган ки, фатир нык җимерелгән, ә подъезддагы...

Гадәттән тыш хәл кичә, 24 октябрьдә, 21:55 сәгатьтә булган.

Яшел Үзән шәһәренең С.Сәйдәшев урамындагы 15 нче йортның бишенче катында көнкүреш газ шартлаган. Гадәттән тыш хәл булган урынга тиз арада ашыгыч хезмәт, җаваплы оешма һәм шәһәр хакимияте вәкилләре килеп җиткән. Шартлау шул дәрәҗәдә көчле булган ки, фатир нык җимерелгән, ә подъезддагы барлык фатирдагыларның да ишекләренә зыян килгән. Хәтта бер фатирдагы келәмне урамга - балалар мәйданчыгына кадәр очырган.

Беренчел фаразлар буенча, шартлауның сәбәбе - берәүнең үз-үзенә кул салу теләге, дип яза "Новости Зеленодольска". Фатирда яшәүче ир-атның сәламәтлегенә җитди зыян килгән. Кайбер мәгълүматлар буенча тәненең 95 %ы пешкән. Аны гадәттән тыш урынына килгән коткару хезмәткәрләре табып алган һәм тиз арада хастаханәгә озатканнар. Тикшерү эше дәвам итә.

Мәгълүмат интертат.ру сайтыннан алынды.

Фото: vk.com

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: