Яшел Үзәндә югалган 79 яшьлек гөмбәчене өченче тәүлек эзлиләр
1937 елгы ир-ат Татарстанның Яшел Үзән районында Бело-Безводное авылы янындагы урманда югалган.
Татарстанда коткаручылар өченче тәүлек 79 яшьлек гөмбәчене эзлиләр. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе мәгълүматлары буенча 23 сентябрьдә 1937 елгы ир-ат Татарстанның Яшел Үзән районында Бело-Безводное авылы янындагы урманга киткән.
Хәзергә 4 кв. км урман массивы тикшерелгән, әлегә нәтиҗә юк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев