Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Яшел Үзәндә – Яшьләр көне

Яшел Үзәндә 27 июнь - Яшьләр көнен 24сендә үк бәйрәм итәргә булдылар.

Әлеге күңелле чараларда районның барлык яшьләр оешмалары да катнаша.

Тантана нигездә "Авангард" стадионында барачак. Ул 16 сәгатьтә Буяу фестивале белән башланып китә. Яңа әйләнешкән парлар арасында "тугрылык анты" церемониясеннән соң һавага һава тутырылган йөрәкләр җибәреләчәк. 17 сәгатьтә эшче яшьләр үз предприятиеләрендә җитештерелгән әйберләрдән күргәзмә оештыра.

17 сәгать 30 минутта "Бию марафоны" бию флешмобы башлана.

18 сәгатьтә спорт ярышлары булачак. Монда тамашачылар көрәш, картингистлар, каратистлар, воркаутлар чыгышын карап хозурлана ала. Инвалидлар өчен төрле уеннар оештырыла. ЯҮМР эшче яшьләр арасында футбол ярышлары да кызыклы булыр дип көтелә.

"Мисс Молодежь-2016" матурлык конкурсын "Crin Models" модель агентлыгы үткәрә. Конкурс тәмамлангач ук музыкаль чара башлана. Монда ЯҮМРның иң яхшы яшьләр оешмаларын бүләкләячәкләр. Бәйрәм рок-фестиваль белән тәмамланачак. Бу көнне стадионда иң тәмле туңдырмалар сатылачак.

Рәхим итегез!!!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X