Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Яшел Үзәндә яшерен уен салоны ачыкланды

Күптән түгел Яшел Үзән полициясе хезмәткәрләре лотерея клубы исеме белән яшерен эшчәнлек алып барган ике уен салонын ачыклады. Комаров урамында урнашкан лотерея клубында клиентларга түләүле уен хезмәтләре күрсәткәннәр. Аннан 40 берәмлек төрле җиһаз тартып алынган. Гагарин урамында да шундый ук хәл күзәтелгән. Тикшерү барышында аннан да уен җиһазлары тартып алынган....

Күптән түгел Яшел Үзән полициясе хезмәткәрләре лотерея клубы исеме белән яшерен эшчәнлек алып барган ике уен салонын ачыклады.

Комаров урамында урнашкан лотерея клубында клиентларга түләүле уен хезмәтләре күрсәткәннәр. Аннан 40 берәмлек төрле җиһаз тартып алынган. Гагарин урамында да шундый ук хәл күзәтелгән. Тикшерү барышында аннан да уен җиһазлары тартып алынган. Әлеге салоннан уен җиһазлары дүртенче тапкыр алынып, аларга җитди санкцияләр салынса да, кыңгыр эш тагын кабатланган.

Исегезгә төшерәбез, азартлы уеннар оештырган өчен юридик затларга 1 миллион сумга кадәр штраф салынырга мөмкин. Мәсәлән, узган елның ноябрендә суд Комаров урамында урнашкан ширкәттән тикшерү барышында азартлы уен өчен җайлаштырылган 9 берәмлек компьютер техникасы тартып алынып, хуҗасына 700 мең сум штраф салган булган инде. Тартып алынган җиһазларга конфискация ясалган. Узган ел шәһәрдә һәм Васильевода законсыз эшләгән 24 уен салоны ябылган.

Әгәр дә сез законсыз эшләгән уен һәм компьютер салоннары турында мәгълүмат булса, 02 яисә 4-41-05 телефоннарына шалтыратыгыз.

Лилиана Куликова, эчке эшләр бүлегенең матбугат хезмәткәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250