Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Яшел Үзәндә янгынга каршы режим кертелде

Язгы-җәйге чорда янгыннар арту сәбәпле ТР Министрлар Кабинеты карары белән 20 апрельдән 15 майга кадәр республикада янгынга каршы режим кертелә. Әлеге документ урманнарга керүне тыймаса да, чикләүләр кертә. Урманга аяк атладыңмы, кагыйдә үтәргә кирәк булачак. Ял һәм бәйрәм көннәрендә урманчылар янгын сүндерүчеләр белән бергә рейдлар уздырачак. Режим үтәлмәгәндә штрафлар салына....

Язгы-җәйге чорда янгыннар арту сәбәпле ТР Министрлар Кабинеты карары белән 20 апрельдән 15 майга кадәр республикада янгынга каршы режим кертелә. Әлеге документ урманнарга керүне тыймаса да, чикләүләр кертә. Урманга аяк атладыңмы, кагыйдә үтәргә кирәк булачак. Ял һәм бәйрәм көннәрендә урманчылар янгын сүндерүчеләр белән бергә рейдлар уздырачак. Режим үтәлмәгәндә штрафлар салына. Гади халыкка ул 2 меңнән алып 4 мең сумга кадәр, вазифадагы затларга 15 меңнән алып 30 мең сумга кадәр, ә юридик затларга 400-500 сум булырга мөмкин.

Узган атнада гына да, Яшел Үзән янгын сагы гарнизоны мәгълүматларына караганда, тревога буенча 87 чакыру булып, шуларның 5сендә янгын чыккан, 12 очракта кипкән үлән һәм чүп-чарга ут капкан. Әгәр дә гадәти көннәрдә кизү торучылар тәүлегенә янгыннарга 7-8 тапкыр чакырылса, яз җитү белән бу күрсәткеч геометрик прогрессиядә арта. Янгын сүндерүчеләрнең бурычы - янгыннарга каршы көрәшү, әмма чүп-чар янып күпме йорт-җиргә, каралты-курага һәм урманнарга куркыныч яный. Шулар белән бергә никадәр матди чыгымнар түгелә. Югарыда әйтелгән аерым режим урнаштырылган чорда урманнарга барып, учак ягудан, Алла сакласын, янгын чыгарудан сак булыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X