Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Яшел Үзәндә волонтерлар авылы булырмы?

2013 елда Казанда узачак XXVII Бөтендөнья җәйге универсиаданың волонтерлар авылы Яшел Үзәндә булырга мөмкин. Волонтерлар авылы төзү тәкъдимен 8 февральдә «Универсиада-2013»не Яшел Үзән яшьләренә тәкъдир итү-очрашу тантанасында «Казан-2013»нең башкарма комитетына Яшел Үзән муниципаль район җитәкчелеге җиткерде. Яшел Үзәннең шәһәр студентлар советы һәм муниципаль район җитәкчелеге арасында хезмәттәшлек турындагы килешүгә кул...

2013 елда Казанда узачак XXVII Бөтендөнья җәйге универсиаданың волонтерлар авылы Яшел Үзәндә булырга мөмкин. Волонтерлар авылы төзү тәкъдимен 8 февральдә «Универсиада-2013»не Яшел Үзән яшьләренә тәкъдир итү-очрашу тантанасында «Казан-2013»нең башкарма комитетына Яшел Үзән муниципаль район җитәкчелеге җиткерде.

Яшел Үзәннең шәһәр студентлар советы һәм муниципаль район җитәкчелеге арасында хезмәттәшлек турындагы килешүгә кул кую тантанасында Яшел Үзән муниципаль район башлыгы Сергей Батин, Татарстанның яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры урынбасары Андрей Кондратьев, район башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Гарифуллин, «Казан-2013» башкарма дирекциясе АНО аппараты җитәкчесе Лариса Сулима, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы каршындагы яшьләр иҗтимагый палатасы рәисе Евгений Ефимов, Татарстан студентлар лигасы президенты Тимур Сөләйманов, шулай ук шәһәрдәге югары уку йорты филиаллары һәм урта махсус уку йортлары студентлары, «Казан-2013» волонтерлары катнашты.
Дәүләт һәм муниципаль власть вәкилләре яшьләр белән очрашуда район һәм республика студентларының мөһим проблемаларын тикшерде, әмма сөйләшү, нигездә, төп тема - 2013 елда Казанда узачак XXVII Бөтендөнья җәйге универсиада, тагын да төгәлрәк итеп әйткәндә, волонтерлар туплау хакында булды. «Әлеге дөньякүләм әһәмияттәге вакыйгада Яшел Үзән студентларының турыдан-туры катнашу мөмкинлеге бар, - дип сөйли бу хакта министр урынбасары Андрей Кондратьев, студент яшьләргә мөрәҗәгать итеп. - Тарихка күз салсак, мондый зур спорт ярышының безнең илдә инде утыз еллап булганы юк иде. Һәм менә бүгенге яшьләргә дөньякүләм спорт ярышын үткәрү һәм анда катнашу мөмкинлеге елмайды: Россиянең спорт державасы булуы белән бергә, гаҗәеп кунакчыл ил булуын да бөтендөньяга күрсәтә алачакбыз». XXVII Казанда булачак Бөтендөнья җәйге универсиаданы әзерләүдә һәм аны үткәрүдә катнашырга теләк белдерүче дистәләгән студент, шунда ук анкета тутырып, оештыручыларга тапшырды. Моңа кадәр дә Яшел Үзән студентларының байтагы, «Казан-2013»тә волонтер булырга теләге барлыгын белдереп, үзе хакында анкета тутырып, универсиаданың оештыру комитетына юллаган булган.
Универсиадада дөньяның 170 иленнән килгән 13500гә якын студент ярышның дистәләгән төрендә көч сынашачак һәм ярышларда катнашучы студентларга 20 меңнән артык волонтер хезмәт күрсәтер дип планлаштырыла.
Очрашуда катнашучылар «Казан-2013»тә волонтерлар эшен оештыруга кагылышлы мәсьәләләр хакында уртага салып сөйләште. Бу җәһәттән Яшел Үзән муниципаль район хакимияте тәкъдиме мактауга лаек: район башлыгы район территориясендә, чит илләрдән һәм Россиянең төрле төбәкләреннән килгән булышучы студентлар өчен, XXVII Бөтендөнья җәйге универсиаданың волонтерлар авылын төзергә кирәк дигән тәкъдим белән чыкты. «Волонтерлар авылын төзү өчен бездә бөтен мөмкинлекләр бар, - дип аңлатма бирә район башлыгы. - Иң мөһиме - Яшел Үзән башкалабыз Казанга якын. Автомобиль юллары әйбәт һәм бик уңайлы, әмма трассада транспортның күп булуын исәпкә алсак, мондый авылны тимер юл буенда, әйтик, шәһәр читендәге бөтен уңайлыклары булган балалар сәламәтләндерү лагеры территориясендә оештырырга мөмкин. Шунда палаткалар куярга да ярый.
Лариса Сулима фикеренчә, бу - шәп тәкъдим. Логистика күзлегеннән караганда да әйбәт идея. Якын арада ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы Яшел Үзән муниципаль район хакимияте белән бу мәсьәләне җентекләп тикшерәчәк. Әлегә Казан кунаклары, XXVII Бөтендөнья студентлар җәйге универсиадасының көннән-көн якынлаша баруын искә төшереп торсын өчен, очрашуда катнашкан студентларга бер кадак тоз һәм Халыкара студентлар спорты федерациясе әләменең күчермәсен тапшырды.
Форсаттан файдаланып, Яшел Үзән студентлары, волонтерлар хәрәкәте турында күбрәк белергә теләп, тантананы оештыручыларга бик күп сорау бирде.
- Волонтерларны кайчан укыта башлыйсыз?
- 1 марттан волонтерларны сайлап алу туры башлана. Иң актив студентларга сентябрьдә Владивостокта узачак ярышлар вакытында волонтер булып эшләү хокукы бирелә. Телләрне әйбәт белүчеләргә, димәк, иң-иңнәргә, атташеда, ягъни кунакларны кабул итү һәм аларны озатып йөрү бәхете тиячәк. Татарстаннан 15 меңләп студентның волонтер булып эшләү мөмкинлеге бар. Волонтер булу - тәҗрибә туплау һәм үзеңне күрсәтүнең менә дигән мөмкинлеге ул.
- Яшел Үзән студентлары Татарстан Дәүләт Советында практика уза аламы?
- Әлбәттә. Андый практика бар. Шул ук вакытта Яшел Үзән муниципаль район хакимиятендә дә практика узарга мөмкин.
- Яңа автовокзалда кинотеатр була дигәннәр иде.
- Ул җәй көне эшли башларга тиеш.
- Йөзү бассейны кайда булачак?
- Йөзү бассейны - көн кадагында торган иң мөһим мәсьәлә. Әлегә аның төгәл урыны билгеләнмәгән. Ул йә «Родина» мәдәният сарае артында булыр, йә булмаса, Мирныйда Боз сарае янында. Хәзер «Маяк» укыту-өйрәтү спорт базасының матди-техник базасын киңәйтүгә зур әһәмият бирелә. Аның спорт залларыннан тулы куәткә файдаланырга кирәк: ул бер генә минутка да буш торырга тиеш түгел.
Безнең белешмә: хәзерге вакытта Казан вузларының Яшел Үзән филиалларында һәм урта махсус уку йортларында (барысы 7) 4076 студент белем ала, шуларның 2714е көндезге бүлектә укый.
Әлифел Таразова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250