Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Яшел Үзәндә тавык йомыркасына һәм корабль винтына һәйкәл куячаклар

"Авангард" спорт комплексы каршында брусчаткадан салынган юллар, эскәмияләр һәм фонарьлары белән тагын бер сквер барлыкка киләчәк. Шәһәребезнең баш архитекторы Юрий Герасимов әйтүенә караганда, биредә 2,5 метрлы тавык йомыркасы скульптурасы урнаштырылачак. Пасха бәйрәменә ул төрле бизәкләр белән буялачак, һәм һәр елны үзгәреп торачак.

Горький исемендәге завод та үзенең бүләген әзерли. Биредә шулай ук корабль винтына да һәйкәл булачак. Ул скульптура түгел, ә чынлап та корабльдән салдырылган судно винты, - диде Юрий Герасимов - һәр теләгән кеше аның янына килеп әйләндереп карый алачак.

Шушы араларда Юность скверында истәлекле таш урнаштырачаклар. Аның авырлыгы 14 тонна. Яңа ял итү зонасын Шәһәр көне - 29 август көнне ачылачак, дип ышандыра Яшел Үзән җитәкчелеге (хәбәр Зеленодольск.ru порталыннан алынды).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев