Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Яшел Үзәндә "Татарстанның чаңгы юлы" булды (ФОТО)

«Маяк» спорт комплексында бөтенроссия чаңгы ярышлары узды.

Күпме кеше узган якшәмбедә чаңгыда узышып , тәмле коймак һәм кайнар чәй белән сыйланып рухи ләззәт алып кайтты. Җәйгә кадәр җитәрлек энергия туплады.
«Россияне чаңгы юллары» спортның иң популяр төре белән ничә дистә еллар халыкны берләштереп тора. Елдан ел чаңгы юлына басучылар саны арта.
Алдан ук хәбәр иткәнчә, быел спорт бәйрәме Гашыйклар көненә туры килде, шуңа күрә ярышларны да алты яшь гаилә ачып җибәрде. Спорт белән шөгыльләнү, әлбәттә инде, тормышка гашыйк булуны да күрсәтә. Ярышларга килгәндә исә, быел районыбызда бу көнне 2656 кеше чаңгыга басты. Бигрәк тә Серго һәм Горький исемендәге завод эшчеләре, «Водоканал» Яшел Үзән җылылык челтәре предприятиесе, коммуналь-торак хуҗалыгы департаменты хезмәткәрләренең, студентларның аеруча активлыгын билгеләргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев