Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Яшел Үзәндә полицейскийлар коралдан атып туктаткан машинада ике яшьлек бала булган

23 июнь иртәсе Яшел Үзән ЮХИДИ хезмәткәрләренең атыштан башлана.

Инспекторлар Ленин урамында "Шевроле Лачетти" автомобилен туктатмакчы була. Әмма машина йөртүче туктау түгел, киресенчә, полицейскийлардан кача башлый.

ЮХИДИ хезмәткәрләре аны куарга тотына. Машина йөртүче тизлеген арттырып һәм юл йөрү кагыйдәсен бозып юлда йөрүчеләргә куркыныч тудыра. Закон бозучы шәһәрдән чыгуга инспекторлар аның машина тәгәрмәченә атарга тотына.

Автомобиль туктарга мәҗбүр булгач, анда ике яшьлек бала булуы ачыклана. Әлбәттә, мондый атыштан бала бик курыккан, өстәвенә креслосыз да була. Баланы табиблар карау белән әбисенә тапшыралар. Ә менә машина йөртүче 27 яшьлек ирнең полицейскийлардан качуының сәбәбе дә тиз беленә: бу ир наркотик матдә кабул итеп машина йөрткән өчен хокукыннан мәхрүм ителгән булган. Бу юлы ул медицина тикшеренүеннән баш тарткан. Хәзер ир тоткарланган дип хәбәр итә sntat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев