Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Яшел Үзәндә кыз бала югалган

Бастырырга Эл. почта Беренче комментатор булыгыз! 11 июльдә өеннән чыгып киткән Яшел Үзәннең 16 яшьлек кызы - Кристина Ярандаева хәбәрсез югалган. Бу хакта ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр таратты.

Кызның буй озынлыгы - 160 сантиметр. Уртача тән төзелешле, озын кара, дулкынланып торган чәчле, күзләре - кара, йөзе - каракучкыл төстә. Уң кул бармаклары арасында 5 чит ил хәрефе рәвешендәге татуировкасы бар. Кызның өстендә зәңгәр шорты, кыска җиңле кара футболка, аягында кара балеткалар булган.

Нинди дә булса мәгълүмат белүчеләрнең 8 (84371) 4-47-09 һәм 8(84371) 4-35-22, шулай ук 02 телефоннары буенча шалтыратулары сорала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев