Яшел Үзән

Яшел Үзәндә кышны озаттык

Шимбә көнне Яшел Үзәндә Кышны озаттык. Кыш кына китәргә уйламый бугай әле яз белән тарткалаша.

"Авангард" стадионында балалар белән күңел ачарга бөтен мөмкинлекләр дә бар иде. Телисеңме кечкенә атка, дөягә утырып йөр, кәмиттә әйлән, коймак, пылау, шашлык белән сыйлан, төрле уеннарда катнаш... Оештыручылар барын да уйлаган. Яшел Үзән артистлары да кимен куймады. Җыр-бию күңелләрне дәртләндерде, язгы кәеф өстәде. Бәйрәм кич белән генә тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: