Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Яшел Үзәндә - «Китап бәйрәме»

Россия Федерациясендә игълан ителгән Әдәбият елы уңаеннан, басма китапка, китап укуга, бүгенге көн әдәбиятына игътибарны арттыру максатыннан, Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы һәм бер гасырлык тарихы булган Татарстан китап нәшрияты республикабыз районнарында «Китап бәйрәме» дип аталган әдәби-мәдәни чаралар циклын уздыра.

Бу бәйрәмдә танылган язучылар, шагыйрьләр белән очрашу, аларның китаплары буенча фикер алышу, автограф-сессия, төрле уеннар, яңа китаплар белән танышу һ.б кызыклы чаралар көтә.

Чираттагы «Китап бәйрәме» 2015 елның 30 сентябрендә Яшел Үзән шәһәрендә уздырыла.

Чарада шагыйрьләрдән Эльмира Шәрифуллина, Ринат Нуруллин, Ленар Шәехнең катнашуы көтелә.

Тантана Яшел Үзән үзәк китапханәсендә (Ленин урамы, 46 нчы йорт) 14 сәгатьтә башлана.

Керү ирекле. «Китап бәйрәме»нә рәхим итегез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев