Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Яшел Үзәндә канализация коллекторлары реконструкцияләнә

Мирный бистәсендә бүгенге көндә яңа йортлар яңгырдан соң чыккан гөмбәләрне хәтерләтә: берсе артыннан берсе калкып кына тора. Яңа төзелгән йортлардан биологик калдыклар Сәйдәшев, Төзүчеләр проспекты, Столичная урамнары аша 5нче канализацион насос станциясенә килеп Яшел Үзәннең чистарту корылмаларына килеп керә. Әлеге урамнардагы канализацион коллекторлар 1987 елларда төзелгән иде. Диаметры шартлы рәвештә...

Мирный бистәсендә бүгенге көндә яңа йортлар яңгырдан соң чыккан гөмбәләрне хәтерләтә: берсе артыннан берсе калкып кына тора. Яңа төзелгән йортлардан биологик калдыклар Сәйдәшев, Төзүчеләр проспекты, Столичная урамнары аша 5нче канализацион насос станциясенә килеп Яшел Үзәннең чистарту корылмаларына килеп керә. Әлеге урамнардагы канализацион коллекторлар 1987 елларда төзелгән иде. Диаметры шартлы рәвештә 600 мм булырга тиешле торбаларның диаметры хәзер 180-200 мм гына. Аварияләр дә бик еш булып тора. "Яшел Үзән водоканалы" предприятиесе заявкасы буенча Казанның "Арманд" проект оешмасында әлеге коллекторларны реконструкцияләү проектлары эшләнде.

Реконструкцияләнергә тиешле коллекторларның озынлыгы 2,9 км. 2013 елда Татарстан Республикасы бюджетыннан әлеге проектны тормышка ашыру өчен 70 млн сум акча бүленеп бирелгән иде. 2014 елның апрелендә коллекторлар төзү буенча эше башланды да инде. Бүгенге көндә 400 мм лы 640 м, 800 мм лы 500 м торбалар салынды. Производство хаҗәтләре өчен Төзүчеләр проспектында юл участоклары вакыт-вакыт ябылып торачак.

Коллекторлар салу эше Яшел Үзән халкы өчен бик нык уңайсызлыклар тудыра. Әмма реконструкция нәтиҗәсендә тимер торбалар полиэтиленга алмаштырылып, аларның хезмәт итү срогы бик күпкә артачак. Димәк, ел саен булып торган аварияләр саны кискен кимиячәк. Шәһәр халкы моны аңласын һәм вакытлыча уңайсызлыкларга түзсен иде, дип телисе генә кала.

Гүзәл Минһаҗева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев