Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Яшел Үзәндә «Игътибар – балалар!» профилактик чарасы старт алды

Балалар арасында юл-транспорт травматизмын кисәтү максатыннан чыгып, 15 августтан 15 сентябрьгә кадәр «Игътибар - балалар!» профилактик чарасы уздырыла.

- 2016 елның 7 аенда Яшел Үзән муниципаль районы юлларында 16 яшькә кадәрге балалар һәм яшүсмерләр катнашында 10 ДТП теркәлде, - дип сөйли Яшел Үзән ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Рамил Идиятуллин. - Узган елның шул чоры белән чагыштырганда ДТПлар - 3кә, зыян күрүчеләр шулай ук 3 балага кимрәк. Ә пассажир балалар катнашында - 4, җәяүле балаларга бәйле 6 ДТП теркәлде. Балалар саксызлыгы нәтиҗәсендә 4 юл фаҗигасе чыкты. «Игътибар - балалар!» акциясе кысасында хәзер без рейдларга чыгабыз.
Менә шулай, бу елның 10 маенда Яшел Үзәннең Комаров урамында «Хафей HFJ161» автомобилен йөртүче 28 яшьлек ир машинасы белән басып торган транспорт чарасы артыннан кинәт йөгереп чыккан 11 яшьлек малайны бәрдергән. Аягы сынган яшүсмерне дәваханәгә озатканнар.
Республика буенча алганда хәлләр түбәндәгечә. Татарстан юлларында балалар катнашында 353 ДТП теркәлеп, аларда 8 бала һәлак булган, 371е җәрәхәтләнгән. Әмма узган ел белән чагыштырганда ДТПлар 47 вакыйгага арткан. Зыян күрүчеләр белән дә шулай: 59 балага. Дөрес, һәлак булучылар саны 2гә кимегән.
- Шуны кисәтеп узасы иде, - диде Рамил Идиятуллин. - 12 яшькә кадәрге балалар автомобильләрдә махсус креслоларда йөртелергә тиеш. Кире очракта законга ярашлы рәвештә 3 мең сум күләмендә штраф салынырга мөмкин. 2016 елның 7 аенда бу юнәлештә 292 хокук бозу очрагы теркәлде инде. Хәзер яшь хокук бозучылар да полиция хезмәткәрләре игътибарыннан читтә калмый. 7 айда гына да 15 яшькә кадәрге 348 бала һәм яшүсмер юл йөрү кагыйдәсен бозды. Шуңа күрә юлларда машина йөртүчеләргә тизлек режимын сакларга, балаларны урамда караучысыз калдырмаска кирәк. Бәла аяк астында. Балаларны күз карасы кебек саклыйк.
Әлфия ЗЫЯКАЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев