Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Яшел Үзәндә Хәрби-Диңгез флоты көнен бәйрәм итәләр (программа)

Хәрби-Диңгез флоты көне уңаеннан бәйрәм программасы

Шәһәребез диңгезләрдән ерак торса да, Хәрби-диңгез флоты көнен ел да зурлап, традиция буенча билгеләп үтә. Быел ул җомга кич, 24 июльдә 16 сәгатьтә "Авангард" стадионында башланып китәчәк.

Бәйрәмне ачу тантанасы буларак Андреев флагы күтәрелә, Горький исемендәге завод, "ЭРА" предприятиесе, ЗПКБ белгечләрен хөрмәтләү булачак.

Судно моделен ясаучыларның, вело-триал, роликларда йөрүчеләрнең күрсәтмә чыгышларын, викторина һәм бәйгеләрне, сәүдә рәтләре бәйрәмгә үзенә күрә бер сулыш өрәчәк.

Кичке бәйрәм программасын безнең талантлы артистларыбыз һәм кунакка килгән "Аврора" төркеме дәвам итәчәк. Шулай ук балалар һәм өлкәннәр өчен күңелле уеннар, бәйгеләр оештырыла. Концертны Лилия Туманова башкаруындагы "Зеленый Дол" ( махсус "Зеленый Дол" кораблен озату уңаеннан язылган иде) музыкаль композициясе тәмамлаячак.

21.00-20.00 сәгатьтә программаны музыкаль марафон дәвам итә. Шәһәребез диджейлары үз иҗатлары белән сөендерәчәк. Рәхәтләнеп биибез.

26 июль

Шәһәр пляжы

Монда яшь моряклар клубы "Дельфин" яхтсменнарының чыгышын карарга, шәһәр командалары арасында футбол, волейбол уеннарын күзәтергә мөмкин булачак.

Команда, гаилә белән һәм дә аерым-аерым эстафета, бәйгеләрдә катнашучылар шәһәр халкын һәм кунакларын шатландырачак.

Бәйрәмгә рәхим итегез, күңелле булачак!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев