Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Яшел Үзәндә гаилә аллеясы ачылды

Татарстанның иң матур урынында урнашкан Яшел Үзән шәһәре быел 80 еллык юбилеен билгеләде. Юбилей кысасында шәһәрдә кызыклы чаралар, үзгәрешләр, вакыйгалар күп булды. Инде хәзер ел ахырына якынлашып килсә дә, юбилей кысасындагы вакыйгаларга нокта куелмаган әле. Шундыйларның берсе - гаилә аллеясы. Көн буранлап торса да, бу ял зонасын тантаналы ачу бәйрәменә...

Татарстанның иң матур урынында урнашкан Яшел Үзән шәһәре быел 80 еллык юбилеен билгеләде. Юбилей кысасында шәһәрдә кызыклы чаралар, үзгәрешләр, вакыйгалар күп булды.
Инде хәзер ел ахырына якынлашып килсә дә, юбилей кысасындагы вакыйгаларга нокта куелмаган әле. Шундыйларның берсе - гаилә аллеясы. Көн буранлап торса да, бу ял зонасын тантаналы ачу бәйрәменә килүчеләр шактый булды. Олысы-кечесе, баласы-чагасы җыелды монда. Әлеге аллея Фрунзе урамындагы урманлыкта урын алган. Элек монда, хәтерләсәгез, ял итү түгел, йөрергә тротуар да юк иде. Шәһәр халкына язын-көзен - саз, кышын көрт ерып, кәҗә сукмагыннан гына йөрергә туры килә иде. Ә бит ул шәһәр үзәге үзенчә. Ә хәзер бу урынны танып та булмый. Яхшы итеп тротуары салынган, ял итеп утырырга адым саен уңайлы эскәмияләре куелган, ә балалар мәйданчыгы турында әйтеп тә торасы түгел. Хәзер ул балаларның иң яраткан урыны. Андагы ясалма таучыктан һәркемнең бер тапкыр булса да шуып төшәсе килә. Мәйданчык аллы-гөлле шарлар белән бизәлгән. Бу көнне монда төрле уен-бәйгеләр дә оештырдылар әле балалар өчен. Шәһәр халкына бу бүләкне район җитәкчелеге һәм «Техстройсервис» фирмасы ясаган. Зур булмаган концерт һәм тантаналы төстә тасма кисү бәйрәм кунакларының күңелен тагын да күтәрде. Гаилә һәм мәхәббәт аллеясын ачу бәйрәмендә чыгыш ясаган Яшел Үзән шәһәр башкарма комитет җитәкчесе Игорь Штин әлеге ял аллеясын шәһәр халкына хәзер кадерләп сакларга кирәклеген билгеләп узды.
Әлфия ЗЫЯКАЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев