Яшел Үзән

Яшел Үзәндә фонтаннар ачылды

Майның беренче бәйрәмендә шәһәр фонтаннары үз эшен башлады.

Фонтаннар "Халыклар дуслыгы" музее, "Родина" мәдәният сарае, Мирный бистәсендә "Алые паруса" мәдәният йорты һәм сәнгать мәктәбе каршында тирә-юньгә ямь өстәп тора. Бәйрәмне тамаша кылырга килгәннәр Ленин урамында Дәүләт думасы депутаты Илдар Гыйльметдиновның бүләк тапшыру шаһиты да булды. Ул "WORLDSKILLS" эшче һөнәрләре чемпионаты бәйгесенең "Мехатроника" компетенциясе буенча җиңүчеләр, балалар иҗаты үзәгендә шөгыльләнүче бертуган Сабировларга велосипед тапшырды.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: